Аксыбыдан Касыйм хәзрәт Хаҗиповка багышлана
Җомга көнне мәчеткә җыелган авылдашлары, тәҗрибәсен әле туплап кына килүче хәзрәт артыннан баскач, намазларын ниятләп: “Оедым мин ошбу имамга...” – дигәндә, күпләр Касыйм абыйның да якты, нурлы йөзен күз алдына китерәдер.
Аксыбы өстенә талгын гына ап-ак, йомшак кар ява. Авыл зиратында узган җеназадан кайтучы ирләр, хис-тойгыларын белдереп артык сүз әйтмәсә дә, күңелләре сыкранудан югалып калгандай булды: ни дисәң дә, бүген бит алар авылның мөхтәрәм аксакалын, озак еллар дәвамында мәхәллә имамы вазыйфаларын башкарган Касыйм хәзрәт Хаҗиповны соңгы юлга озаттылар.
Капка төбендә ирләрен каршы алучы хатын-кызлар исә күңел касәләренә сыймаган хисләрен яшермичә: “Хәзрәтебезнең җан-холкы да шушы талгын яуган кардай ап-ак һәм йомшак иде...” – дигән фикер тәэсирендә тавыш-тынсыз гына елап тордылар. Әйе, 25 ел дәвамында дин юлында ихлас хезмәт иткән Касыйм бабайны бик тә хөрмәт итте авыл халкы. Шуңа күрә аны бакыйлыкка озату көне күпләр өчен тормыш хатирәләрен яңартып алырга бер сәбәп тә булды: кемнәрдер кавышу, гаилә кору вакыйгасын һәм никах мәҗлесендә хәзрәтнең гомерлеккә истә калган киңәшләр бирүен хәтеренә төшерсә, кайберәүләр дөньяга килгән нарасыйларына исем кушканын, кемдер исә вафат булган якыннары белән хушлашканда Касыйм абыйның тынычландырган, җанга рәхәтлек сеңдергән кирәкле сүзләрен искә алды.
Хәзрәт белән 63 ел бергә гомер кичергән тормыш юлдашы Мәгърүфә абыстай да, хәләл җефетен мәңгелек сәфәргә озату көне ыгы-зыгылы, мәшәкатьле булуга карамастан, бергәләп үтелгән тормыш юлын хәтерендә барлап, төнлә шактый озак йоклый алмыйча ятты. Күпме еллар узган, шулай да яшьлек вакыйгалары әле һаман күз алдында тора...
...Авылда кызлар байтак булса да, армиядән кайткан Касыйм нигәдер нәкъ менә Мәгърүфәгә күз төшерә. Тыйнак, оялчан, әмма кыю карашлы, нык һәм төз гәүдәле егет игътибары кызның күңелендәге тойгы кылларын тибрәтмичә калмый. Нәтиҗәдә 1955 елның күркәм язында яшьләр никах укыта. Бу вакытта Касыймга – 25, Мәгърүфәгә исә 18 яшь була. “Укырга китәм” дип уйлап йөргән мәлдә кызга, үз нигезен калдырып, башка йортка килен булып төшәргә туры килә. Шулай итеп, гаилә тормышы башлана, бер-бер артлы ике бала туа. Аллаһы Тәгаләнең хикмәтле тәкъдире белән шактый күп сынаулар аша узарга туры килә аларга. Асия исемле нәни кызларының авырудан соң вафат булуы йөрәкләрен ачы хәсрәт белән тутырса да, сыгылып калмый яшь гаилә: алдагы тормышка өмет баглап, көн-төн тырышып эшли, бер-берсенә ныклы, ышанычлы терәк була.
Берничә ел авылда эшләгәннән соң, язмыш җилләре яшьләрне ерак Донбасс җирлегенә илтә. Шунда Касыйм – шахтада, Мәгърүфә исә аяк киеме фабрикасында хезмәт итә. Күмер төбәгендә җиде елдан артык эшли алар. Биредә, тормышларына ямь өстәп, уллары Рәсим дөньяга килә. Алдагы яшәү урыны исә Урта Азиядә – Ленинабад шәһәрендә була (анда да алар 7,5 ел яши һәм Гүзәлия исемле кыз белән гаиләне ишәйтәләр).
Шулай 15 еллап читтә яшәгәннән соң, Хаҗиповлар гаиләсе туган авылына әйләнеп кайта. Кайткач та ындырда эшли башлыйлар: Мәгърүфә – үлчәүдә, Касыймга исә зур ышаныч белдереп, бригадир вазыйфасын йөкләделәр, чөнки авыл халкы аны бик тә хөрмәт итте.
Совет чорын күпләр хаклы рәвештә “динсезлек, дәһрилек чоры” дип атый. Шуңа карамастан, инде ул вакытта ук Касыйм абый белән Мәгърүфә апа дингә битараф булмый, ә инде пенсия яшенә җиткәч, 90нчы еллар башында Касыйм абый, Зур Кукмара авылына йөреп, дин дәресләре ала башлый. Соңыннан, шуның белән генә чикләнмичә, Кукмара мәдрәсәсенә укырга керә.
Бервакыт Мәгърүфә апа, мунчада ис тиеп, чак кына үлемнән кала. Шул очрактан соң икесе дә ныклап намазга басалар. Ул чорда Аксыбыда имам булып торган Зәки хәзрәт Җәләлиев авырып китә һәм үзе урынына Хаҗипов Касыймны тәкъдим итә. Шулай итеп, Касыйм абый авылда имам вазыйфаларын башкара башлый.
Мәчетне үз йортларыннан да кадерлерәк итеп күргән пар мәхәлләдә динне торгызу, халыкны иман-гыйбадәткә өндәү өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшли. “Бер авырлык та сизмәдек, – дип искә ала ул вакытны Мәгърүфә абыстай. – Мәчеткә сөенә-сөенә “очып” бара идек, кайбер көннәрдә икешәр, хәтта өчәр мәртәбә дә төшәргә туры килде”. Көндәлек намазларны укыту, җомга намазларын үткәрү, вәгазь сөйләү кебек гадәти гамәлләрдән тыш, Касыйм абый авылдашларына белем бирү эшенә дә игътибарын юнәлтә: малайларга догалар, намаз тәртибен өйрәтә. Мәгърүфә апа мәчеттә хатын-кызларны укыта башлый. Авылдагы барлык дини мәрасимнәр – никах уку, исем кушу, мәетләрне юып-кәфенләп җеназалар үткәрү, Коръән ашларында катнашу – барысы Хаҗиповларның зирәк акылы, оста кулы, йөрәк җылысы ярдәмендә оештырыла. Касыйм хәзрәт җитәкчелегендә Аксыбыда шактый күп җәмәгать эшләре дә башкарыла, әйтик, авыл зираты яхшы койма белән әйләндереп алына, мәчеткә янкорма итеп зур уку бүлмәсе – мәдрәсә төзелә, авылдагы “Изгеләр чишмәсе”н төзекләндерүдә дә имам белән абыстай актив катнаша.
Шулай итеп, Касыйм хәзрәт белән Мәгърүфә абыстай 25 ел (чирек гасыр!) бергәләп дин юлында хезмәт итә. Кайчакта: “Имамның эш нәтиҗәсе уңышлы булуның сере нәрсәдә?” – дигән сорау бирүчеләр була. Хаҗиповлар мисалында бу сорауга болай җавап биреп булыр иде: иң беренче шарт – имамның ихласлыгы һәм күркәм холыкка ия булуы, икенчедән исә – тәрбияле, тәкъва хатын, башкаларга үрнәк булырлык гаилә. Билгеләп үтелгән сыйфатларга ия хатын белән яшәү Касыйм хәзрәтнең имамлык эшендә, чыннан да, бик зур терәк булды. Ә аның холкына килгәндә, ул үтә дә сабыр, тыныч, пөхтә һәм акыллы кеше иде. Беркайчан да мактанмады, башкаларны да мактамады. Күпләр аны тыйнак, гадел һәм хикмәтле дин әһеле буларак истә калдырды. Ә аның иң мөһим сыйфаты – ул тормышны һәм кешеләрне яратты, һәм аның шушы яратуы ихлас иман, ягъни Аллаһка ышану хисе белән сугарылган иде. Кап-караңгы төннәрдә, авыл тирән йокыга талган вакытларда ул, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укыганнан соң, шактый озак ихлас дога кыла иде. Раббысына дәшеп, хәзрәт үз балаларына, оныкларына гына түгел, барлык авылдашларына тәүфыйк-һидаять, бәхет-сәгадәт, нык иман һәм Аллаһ рәхмәтендә булуларын теләде.
Касыйм хәзрәт җеназасына бөтен авыл җыелды. Алай гына түгел, аны мәңгелеккә озатырга дип башка авыл имамнары, район үзәгеннән дин җитәкчеләре дә килгән иде. Аллаһ хозурына күчеп ахирәт әһеле булган Касыйм Хаҗип улы эшен бүген Газизов Наил Мулланур улы дәвам итә. Касыйм абыйдан практик белем алган яңа имам хәзер Кукмара мәдрәсәсендә дә белем өстәп йөри. Җомга көнне мәчеткә җыелган авылдашлары, тәҗрибәсен әле туплап кына килүче хәзрәт артыннан баскач, намазларын ниятләп: “Оедым мин ошбу имамга...” – дигәндә, күпләр Касыйм абыйның да якты, нурлы йөзен күз алдына китерәдер. Аңа шулай ишарәләп “оеп” гамәл-гыйбадәтен кылган авыл халкы, шәт, иншә Аллаһ, хәзрәтебезнең рухын шатландырып торыр, аның йомшак, әмма төпле сүзе, игелекле эш-гамәлләре исә күңелләрдә әле озак сакланыр.
Ришат КУРАМШИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Комментарии
0
0
Аллаһның мең рәхмәте яусын Сезгә,бик эчтәлекле,матур язмагыз өчен.Тагын бик күп еллар безне сөендереп яшәгез!
0
0