Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

ЮХИДИ инспекторы велосипед белән 14 яше тулганнарга гына автомобиль юлына чыгарга рөхсәт ителүен искәртте

Йөртү таныклыгы булмаган хәлдә мопед, скутер, мотоциклда йөрүчеләргә административ штраф суммалары саллы.

Өч айга сузылган җәйге каникул башлануны һәр бала көтеп ала. Башкача мөмкин дә түгел: иртән-иртүк торасы, мәктәпкә ашыгасы, кайткач дәресләр әзерлисе юк – рәхәтләнеп ял итәсең, туйганчы велосипед, самокат, мопедта җилдерәсең... Әмма иминлек хакында да онытмыйк.


Велосипед-самокатта йөрүче малай-кызларны шәһәрнең Нур Баян урамындагы күпкатлы йортлар янында да күпләп очратырга мөмкин. Янәшәдә генә берничә уен мәйданчыгы һәм анда тротуарлар булуга карамастан, автомобильләр тукталышында кайнашырга ярата алар. Шофер кеше машинасына утыргач, иң элек балаларның юл читенә чыгып җитүен, аларның шул тирәдән узуын көтә, иминлеккә тулысынча ышангач кына урыныннан кузгала. Ялгыш кына саксызлык күрсәтсәң, бәхетсезлек очрагы килеп чыгасын көт тә тор! Кисәтү ясарга кирәк, дияр күпләр. Моннан берничә ел элек: “Тыңламасагыз, полиция хезмәткәрен, ЮХИДИ инспекторын чакырам хәзер”, - дип, бераз өркетү мөмкин иде әле үзләрен. Кызганыч, хәзерге замана балалары алардан да курыкмый, гомумән, чит кешенең сүзен колагына да элми...

 - Быел районда балалар катнашында ике юл-транспорт һәлакәте булды. Аларның берсе – юлның тиеш булмаган урыныннан йөгереп чыккан җәяүле, икенчесе – светофорның кызыл утында хәрәкәт иткән велосипедчы. Бәхетсезлек очракларында укучыларның икесе дә төрле тән җәрәхәтләре алды, - ди ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин. – Скутер, мопед һәм хәтта велосипед та транспорт чарасы булып санала. Алар катнашында булган бәла-казалар, бәхетсезлек очракларының ахыры күп вакыт аяныч тәмамлана. Моның сәбәбе – күпчелек балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәве, белеп тә үтәмәве. Без юлларда һәрдаим рейдлар, мәктәп, балалар бакчаларында тематик чаралар уздырабыз, аңлату әңгәмәләре алып барабыз. Әмма әти-әниләр дә балаларының кайда, кемнәр белән булуын контрольгә алсыннар, аеруча кече яшьтәгеләрне беркайчан күзәтүчесез калдырмасыннар иде. Кайбер өлкәннәр белән аралашканда: “Безне тыңламый ул. Велосипедын ала да чыгып китә, бернишләтә алмыйбыз”, - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма бу - аклану гына. Баланың гомере, иминлеге өчен иң элек әти-әни җаваплы. Шул хакта онытмыйк. 
ЮХИДИ инспекторы велосипед белән 14 яше тулганнарга гына автомобиль юлына чыгарга рөхсәт ителүен искәртте. Ә инде кечкенәләргә исә ике тәгәрмәчле “дус”ларында ишегалды һәм паркларда гына йөрергә ярый. 

 - Трассага велосипедта чыкканнар тиешле кагыйдәләрне үтәргә, юлның уң як полосасыннан һәм юл читеннән генә барырга, рульдән кулны ычкындырмаска, рамына, багажник өлешенә кешеләр утыртмаска, уңга яисә сулга борылганда моны кул белән ничек күрсәтергә кирәклеген белергә тиеш. Җәяүле юлыннан чыкканда велосипедтан төшәргә һәм велосипедны этеп чыгарга кирәк. Башка шлем, тез һәм терсәкләр өчен махсус җайланмалар кию исә егылган очракта имгәнү һәм тән җәрәхәтләре алудан саклаячак, - ди Ранил Гыйниятуллин. – Ә менә мопед-скутерлар белән идарә итү өчен “М” категорияле йөртү таныклыгы кирәк. Моның өчен мәҗбүри шарт булып 16 яшькә җитү тора. Мотоцикл руле артына утыру өчен, 18 яшь тулган булырга һәм “А”, “А1” категорияле таныклыкка ия булырга кирәк. Тиешле тизлекне саклау, махсус экипировка: шлем, мотокуртка, перчатка, махсус аяк киеме булырга тиеш.

Йөртү таныклыгы булмаган хәлдә мопед, скутер, мотоциклда йөрүчеләргә административ штраф суммалары саллы: 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр. Ә инде транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган затка тапшырган өчен 30 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарга карата ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан процессуаль документлар төзелә һәм балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә тапшырыла. Закон таләбен бозган бала транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә, ә аның скутеры, мопеды яки мотоциклы махсус тукталышка куела.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk