Акциягә нокта куйдык, җиңүчеләрне бүләкләдек
914 абунәчебез арасыннан 7 бәхетле райондашыбызны ачыкладык.
Агымдагы подписка чорының йомгаклау акциясенә нокта куеп, апрель, май, июнь айларында «Хезмәт даны», «Трудовая слава» һәм «Вамыш» газеталарына язылган квитанцияләрен редакциягә җибәргән 914 абунәчебез арасыннан 7 бәхетле райондашыбызны ачыкладык. Җиңүчеләрне билгеләргә ярдәм иткән кукмаралы Илсөяр Борһановага рәхмәтебезне белдерәбез.
Менә алар — җиңүчеләр:
Кәүсәрия Нуруллина, Кукмара (6 литрлы кәстрүл):
— Элек төрле газета-журналларга күп языла идем. Хәзер вакытлы матбугатның бәяләре кыйммәтләнде. Шулай да "Хезмәт даны"ннан аерыласым килми. Махсус хәрби операциядә булган солдатларның тормышлары сурәтләнгән язмаларны аеруча кызыксынып укыйм. Моңарчы редакция оештырган акцияләрдә катнашканым юк иде. Менә беренче тапкырыннан бүләкле булдым. Кәстрүл берүземә бик зур, шуңа күрә кунакларны тәмле ризыклар белән сыйлармын инде. Аллага шөкер, 2 кызым, 3 оныгым, 4 оныкчыгым бар. Мин 39 ел мех фабрикасында бүрек тегүче булып хезмәт куйдым. Эшчәнлегем хакында район газетасында да берничә мәртәбә язып чыктылар. Мөмкинлекләре булган кукмаралылар "Хезмәт даны«н алдырсыннар иде. Бер дә газетасыз булмый бит ул, район яңалыклары белән танышып бару мөһим. Кайбер кеше кәрәзле телефон аша интернетка кереп укый. Миңа алай уңайсыз, басма вариантка өстенлек бирәм.
Чулпан Заһриева, Нырты (үтүк):
— Тормыш иптәшем — печән чабарга, ә мин җиләккә барган идек. Ике оныгыбыз белән кунакка кайткан кызыбыз Айгөл: «Редакциядән шалтыратып сөендерделәр, үтүк откансыз бит», — дип, шатланып каршы алды безне. "Хезмәт даны«н гомер-гомергә алдырабыз, балалар да аның белән танышып бара. Мин Ямбулат-Пустыш авылында үстем. Башта әнием Мәрьямбикә хат ташучы булып эшләде. Әни Ятмас-Дусайга менеп почтаны ала да, без бергәләп өләшә идек. Ул вакытта да район газетасына язылдык. Аннары үзем Нырты совхозында 25 ел почта начальнигы вазыйфасын башкардым. Хәзер 10 ел мәктәптә эшлим. Почта хезмәткәрләренә авыр инде. Элек бөтен кеше посылка салырга тезелешеп торды. Барыбер җитешә, барысына да өлгерә идем. Бүгенге көндә интернет заманы бит, күп кеше бөтенесен телефон аша гына түли. Иң мөһиме — илдә тынычлык, иминлек урнашсын, һәркем сәламәт булсын иде. Иремнең энесе махсус хәрби операциядә, андагы һәркем исән-сау әйләнеп кайтсын дип телибез.
Анна Тимкина, Иске Юмья (8 литрлы сиптергеч):
— Кечкенә чагымнан бирле «Трудовая слава» белән дус. Башта әни алдыра иде, хәзер үзебез язылабыз. Андагы барлык язмалар да күңелгә якын. Район газетасында басылган материаллар сайтка, социаль челтәрләргә куелып барылса да, барыбер бөтен мәгълүмат тулысынча бирелеп бетми бит. Шуңа күрә газетаны кулга алып укуга җитми инде. Мин Кукмарадагы «Каенкай» балалар бакчасында кече тәрбияче булып хезмәт куям. Июнь аенда ял иттем, вакытны бакчада үткәрдем, су коенырга бардык.
Лидия Сергеева, Балды-Кенә (кер киптерү җайланмасы):
— Кер киптерү җайланмасы җиңгәнсең бит дип, кызым Лена сөенеч алды. Бүләгегез бик кирәкле, өйдә күпме булса да артмый ул. Моңарчы гел "Трудовая слава«га язылсак, хәзер менә «Вамыш» газетасын алдырабыз. Удмурт теле — туган телебез. Үземне белгәннән бирле район газетасын укыйм. Аннан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм. Чөнки Кукмара яңалыкларыннан хәбәрдар булырга кирәк. Вакытлы матбугатта яктыртылган барлык темалар белән дә кызыксынам. Җәебез бакчада, кош-кортлар янында узса да, газета белән танышырга вакыт табыла.
Ризидә Сәлимҗанова, Кукмара (12 төрле прибордан торган кухня кирәк-яраклары җыелмасы):
— Кызым Алсу, көтелмәгән бүләк ясап, мине "Хезмәт даны"на яздырган. Менә приз биреп тә куандырдыгыз. Кукмаралылар район газетасын укысыннар, дөнья хәлләре белән кызыксынсыннар иде. Тумышым белән Өлгедән мин. Җәебез авылга кайткалап үтә. Башка елларны анда әйберләр дә утырта идек. Кеше тормагач, территорияне җыештырабыз. 30 елдан артык гомуми туклану бухгалтериясендә эшләдем. Хәзер инде лаеклы ялдамын, балаларым да, оныкларым да Кукмарада гына яшәгәч рәхәт.
Гөлнур Шакирова, Манзарас (рәшәткә-гриль):
— Битләнгердә яшәгәндә дә, Манзараска кияүгә чыккач та район газетасыннан аерылганым юк. 96 яшьлек әнием Өмелгөлсем иң беренче булып укый да аннары миңа бирә иде. Хәзер дә яңалыкларның бөтенесен рәттән карап барам. Алу-сату, төрле белдерүләр, программага кадәр бар анда. Моңарчы да акцияләрдә катнаша идем. Редакция элекке бинада урнашкан вакытта өч тапкыр квитанция керткәнем булды. Почтальон Рәйсә артыннан ике мәртәбә җибәрдем. Улым ватсап аркылы сезгә өч тапкыр юллады. Менә бит барыбер бәхет елмайды: бүләк оттым. Шулай зурлавыгызга рәхмәт. Мин үзем лаеклы ялда, 38 ел тегү фабрикасында тегүче булып эшләдем.
Фәнзилә Зәйнәгиева, Березняк (60 метрга кадәр зурая торган су шлангысы):
— Быел 9 сыйныфны тәмамлаган 9 укучымны олы тормыш юлына озатам. Редакциядән җиңүем турында әйтеп шалтыратканда балаларга аттестат тапшырган вакытым иде. Мәктәптә инглиз теле, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы булып эшлим. "Хезмәт даны"н гаиләбез белән яратып укыйбыз. Иптәшем Зөлфәт энәсеннән җебенә кадәр танышып чыга, белдерүләр белән кызыксына. Авылдашлар, таныш кешеләр турындагы язмалар аеруча кызыклы. Дөньядагы хәлләрдән хәбәрдар булырга тырышабыз. Газетага язылу һәрбер кеше өчен кирәктер дип уйлыйм. Бүгенге заманда интернеттан да күп мәгълүмат алырга мөмкинлек булса да, андагы барлык сүзгә тулысынча ышанырга ярамый. Менә үзебезнең район газетасында һәрчак төгәл мәгълүмат бирелә.
Җиңүчеләргә саллы бүләкләр өләшеп, тугры абунәчеләребездән җылы рәхмәт сүзләре кабул итеп алдык. Киләсе яртыеллыкта да район газетасыннан аерылмавыгыз, безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев