Акция тәмам: Манзарас авылыннан Гөлгенә Мөхәмәтовага бүләкне тапшырдык
Кукмарадан Мәснәви Галимуллин компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә җиңүчене билгеләде.
Без, “Хезмәт даны” редакциясе коллективы, үзебезнең газетага язылучыларны хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Шуңа күрә һәрвакыт төрле акцияләр үткәреп, аларны сөендереп торырга тырышабыз. Чөнки әздән дә күңел була, юктан гына хәтер кала бит.
Үткән атнада тагын бер шундый акциябезгә йомгак ясап, җиңүчене билгеләдек. Бу юлы без шәһәрдәге киемнәр кибетенең берсенә 5 мең сумлык сертификат уйнаттык. Май аендагы акциядә катнашкан 506 кеше арасыннан бер язылучыбызны гына сайлап алу бик авыр булды, билгеле. Шуңа күрә әлеге җаваплы һәм бик җитди эштә безгә Кукмарадан Мәснәви Галимуллин булышты. Ул компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә җиңүчене билгеләде. Бәхет 313нче номер астында теркәлгән Манзарас авылыннан Гөлгенә Мөхәмәтовага елмайды.
Гөлгенә ханым белән бу атнаның дүшәмбесендә очраштык. Елмаеп килеп керде ул безгә.
– Моңарчы, акцияләрдә катнашырга теләп, квитанцияләрне берничә тапкыр үзебез дә, почтальон аша да редакциягә җибәреп караган булды, әмма бүләк откан юк иде. Көтелмәгән сөенеч булды бу, бик зур рәхмәт, – диде ул.
Һәрвакыт газеталарны вакытында өләшә дип, авылларындагы почтальонны да мактап телгә алды җиңүчебез. Мондый сүзләргә без аеруча сөенәбез, хөрмәтле хат ташучылар исән-сау эшли генә күрсеннәр.
Гөлгенә тумышы белән Березняк авылыннан икән, Манзараска килен булып төшкән. Белеме буенча ул педагог, Манзарас урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Ул район газетасы белән кечкенә вакытларыннан ук таныш, чөнки әти-әнисе һәрвакыт “Хезмәт даны”на языла торган булган, әле дә гаиләдә бу “традиция” дәвам итә.
– Үземне белә башлаганнан бирле “Хезмәт даны” газетасы – гаиләдә көтеп алынган кунак. Ә бүгенге көндә без төп йортта каенанам Галия Мөхәмәтова белән бергә гомер итәбез. Аңа 75 яшь. Шулай ук газетаны көтеп ала, башыннан ахырына хәтле бөртекләп укып чыга. Бигрәк тә киңәш битен ярата, хәтта андагы кайбер рецептларны кисеп алып саклый. Кирәк икән, таныш-белешләре белән уртаклаша. Телевизор, радиолардан танылган, нинди дә булса өлкәдә зур дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр турында еш сөйлиләр. Мондый кешеләр безнең якташлар арасында да бар, тик белеп кенә бетермибез. Ә “Хезмәт даны” газетасы бу яктан безгә бик зур ярдәм, ул райондашларның читтә яшәүчеләрдән бер дә ким түгел икәнлекләрен раслап, җиткереп тора. Газетаның шул ягы күңелгә аеруча якын. Шулай ук тарихи мәкаләләр дә кызыклы, аларны җентекләп, кызыксынып укыйбыз. Район газетасы коллективына алга таба да уңышлар, күп язылучылар телибез, – диде Гөлгенә Халит кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев