Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Акциядә җиңүче, Шепшеңәрдә яшәүче Минзәлия һәм Мөнип Һадиевлар: район газетасының һәр санын көтеп алабыз

Һадиевлар Әниләр көне алдыннан редакциядән истәлек бүләге – әлеге самавырны оттылар.

Бер-берсенә ягымлы гына елмаеп, табын артында чөкердәшеп чәй эчеп утыручы Минзәлия һәм Мөнип Һадиевлар, газетабызның киләсе яртыеллыгына язылучылар арасында үтүче акциядә катнашып, Әниләр көне алдыннан редакциядән истәлек бүләге – әлеге самавырны оттылар. 

Шепшеңәр авылында 38 ел бергә гомер сукмагын үткән, ике ул һәм бер кыз тәрбияләгән, 100дән артык олы мал кергән шәхси крестьян-фермер хуҗалыгын бүгенге көндә үз тырышлыклары, хезмәтләре белән җитәкләп алып баручы Минзәлия һәм Мөнип Һадиевларга сокланмый мөмкин түгел. Әти белән әни бер эштән дә курыкмаучы гаиләдә үскән балалар да алардан үрнәк ала.

«Нырты мәктәбенә йөрүе ерак булганлыктан, без туганыбыз, укытучы Римма апада торып укыдык. Ул беренче сыйныфтагы кызын идән юарга өйрәтә иде. Мин дә, аңа охшарга омтылып, кызыбыз Рузияне кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләдем. Кич белән эштән арып кайтышыбызга көн саен аш пешереп каршылады. Ул башлангыч сыйныфтан ашханәгә миңа идән юышырга да йөрде. Күршедәге кунакханәдә хезмәт куючы Фирая апа: “Беренчедә белем алучы балага кеше хәтта өендә идән юдыртмый, ә син монда да эшләтәсең”, - дип, гел ачулана иде», - диде хуҗабикә, истәлекләрен барлап.

Балаларында кече яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт уяткан Һадиевларның дүрт оныгы да алардан калышмый икән.

«Бервакыт оныгыбыз Гаделгә авыл хезмәтчәннәре турында инша язарга кушканнар. “Мин җәй буе дәү әтинең фермасында тирес чистартып туйдым, язарга да теләмим”, - дигән бер генә җөмләне дәфтәргә сырлап, бишле алган иде», - дип көлә гаилә башлыгы.

Әниләр көне якынлашкан мәлдә якыннарының игътибарына, чәчәк бәйләме һәм бүләкләргә күмелүче Минзәлия апа газета укучыларга үзенең теләкләрен дә җиткерде: « “Хезмәт данын” яратучы барлык әниләрне дә бәйрәм белән! Һәммәбезгә дә бала кайгысы күрергә язмасын, күгебез аяз булсын. Район газетасыннан аерылмыйча, тыныч кына яшәргә язсын иде». 

Иптәшенең сүзен Мөнип абый дәвам итте: «Газетагызның һәр санын көтеп алабыз. Мин үзем бер кат тиз-тиз карап чыгам да аннары тәмләп укыйм. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә кагылышлы, эчтәлекле язмаларны яратабыз. Чөнки олы улыбыз Данил дүрт ел дәвамында Данил Һадиев исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли. Янил аграр көллиятендә укучы төпчегебез Эмиль дә тормышын алга таба авыл белән бәйләргә ниятли».

Җылылык чыганагы булган самавыр тирәсенә Һадиевларның зур гаиләсе озак еллар дәвамында җыйналып, тәмләп чәй эчәрләр, сөйләшеп кич утырырлар әле...

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk