Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ак күңелле кеше иде

...Әле яңа гына безнең арада булган хезмәттәшебез турында иде дип язуы да авыр. Тик нихәл итәсең: ул атлаган сукмакларны салмак кына ап-ак карлар күмә. Үзе дә ак күңелле иде шул ул... Бөтенебезнең күңелендә шундый булып сакланыр да.

Заһит Вахит улы вафат... Кышкы иртәдә килеп ирешкән шушы хәбәр өнсез итте. Ник? Ничек? Бәлки дөрес түгелдер? Кызганыч, дөрес булды шул... 

Заһит Вахитович Шәмсетдинов эрудицияле, эзләнүчән, яңалыкка омтылучы география укытучысы иде. Аның юлын дәвам итүче укучылары да күп. 2000 елда “Ел укытучысы” район бәйгесендә 1нче урынга лаек булып, республика этабында катнашты.

1991-2009 елларда Заһит Вахитович Зур Сәрдек гимназиясе директорының укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләде. Мәктәп-лицей, гимназия булып эшли башлаган еллар. Тынгысыз директор Закирҗан Ибраһимович, остазы Азат Шәмсиевич белән бер команда булып эшләү коллективның республика, Рәсәй күләмендә зур нәтиҗәләргә ирешүенә китерде. Мәктәпнең тәҗрибәсе белән танышырга кайлардан гына килмәделәр ул елларда?! Зур коллектив, төрле холыклы укытучылар белән эшләү җиңел булмагандыр Заһит Вахитовичка. Тик аның кемгәдер тавыш күтәргәнен, авыр сүзләр әйтеп кемнедер рәнҗеткәнен беребез дә  хәтерләми. Әйтәсе сүзен үпкәләтмичә генә, үзенә генә хас юмор белән җиткерә белә иде ул. Чын мәгънәсендә, зыялы нәселнең улы, кешелекле иде Заһит Вахит улы!

Безнең төбәктә, иң беренчеләрдән булып, үзләренең зур нәселләрен барлаган, шәҗәрәләрен төзегән кеше дә әле ул. Бу яктан укучыларына гына түгел, укытучыларга да үрнәк булды. Аларның мөгаллимнәр династиясе эшчәнлеге 600 елдан да артып китә!

Авылдашларына, үз авылларының тарихына да бик игътибарлы иде ул. Район газетасында аның төбәк тарихына, күренекле шәхесләренә багышланган, фәнни яктан нигезләнгән язмалары шактый басылды. Чишмәбаш авылына багышланган китап та бастырып чыгардылар. Чишмәбаш башлангыч мәктәбенең, Зур Сәрдек урта мәктәбенең зур юбилейларын үткәргәндә дә Заһит Вахитовичның хезмәте күп керде, киңәшләре белән ярдәм итте. Авыл, мәктәп тарихына багышланган язмалары гимназиянең төбәкне өйрәнү музеенда һәм мәктәпнең 100 еллык юбилеена багышлап чыгарылган “Кыңгыраулы мәктәп еллары” дигән китапта да урын алган.

Заһит Вахитович үрнәк гаилә башлыгы иде. Үзе дә мөгаллим булып эшләгән Фәридә ханымга ныклы терәк, улы Динар белән кызы Динәгә үрнәк әти, киңәшче иде ул. Бөек Ватан сугышы ветераны булган әтисе Вахит абый улының көндәлек кайгыртуын тоеп гомер итә иде. Соңгы елларда дини йолаларны үтәп, бер-берсен тагын да хөрмәтләп, күпләрне сокландырып яшиләр иде Шәмсетдиновлар. Динар – бүген инде тарих фәннәре кандидаты, Казанның дәрәҗәле уку йортында балаларга белем бирә. Динә дә Казанда яши һәм эшли.

...Әле яңа гына безнең арада булган хезмәттәшебез турында иде дип язуы да авыр. Тик нихәл итәсең: ул атлаган сукмакларны салмак кына ап-ак карлар күмә. Үзе дә ак күңелле иде шул ул... Бөтенебезнең күңелендә шундый булып сакланыр да.

Альбина ГАЯНОВА, 
Гөлсинә ЗЫЯТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

14

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk