Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Ак калфак" укучы кызлар бәйгесе җиңүчеләре арасында райондашларыбыз да бар

Быел бу конкурста барлыгы җитмеш кыз бала катнашкан

Казанда 2нче Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды булып узды. Анда катнашкан делегатларның иң яше уналтыда булса, җитмеш яшьтән узганнар да бар иде. Ләкин корылтайда күтәрелгән мәсьәләләр һәр яшьтәге хатын-кызлар өчен уртак. 

Гаилә иминлеген саклау, балаларга милли тәрбия бирү, туган телне өйрәтү, халкыбызның гореф-гадәтләрен югалтмыйча, киләчәк буынга җиткерү – бу бурычларны тормышка ашыруда гүзәл затларыбызның өлеше бихисап зур. “Хатын-кыз – кешелекнең нигезе. Ул тормышта үз урынын тапса, җәмгыятебез дә төзек булыр”, - дип, Казандагы “Туган ягым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт юкка гына әйтмәгәндер.

Съездда Бөтенроссия “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде. Быел бу конкурста барлыгы җитмеш кыз бала катнашкан. Икенче турга шуларның егерме дүрте узды. Алар икенче турда жюри әгъзалары белән турыдан-туры очрашып, татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихына кагылышлы җанлы әңгәмәдә катнаштылар, үзләрен төрле яклап таныттылар: милләтебезгә хас гореф-гадәтләрне, йолаларны белүләрен, аларны  тормышта куллануларын, шулай ук  кул эшләренә  осталыкларын  күрсәттеләр. Бәйгедә катнашучылар арасыннан әдәби саф татар телендә сөйләшүче җидесен җиңүче буларак сайлап алдылар. Алар арасында Мәмәшир мәктәбе укучысы Ания Галимова да бар иде.  Җиңүчеләргә  бүләкләрне Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды. Анияне чын күңелдән котлыйбыз,алда тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез.

Зөмәрә ҖИҺАНШИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk