Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Айдар Сәлимгәрәев «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен 15 еллыгы белән котлады

Байтак еллар эшләү дәверендә бихисап эшләр башкарылды – басма матбугат, радио, телекомпанияләрдән, электрон чыганаклардан зур челтәр булдырылды, диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен 15 еллыгы белән котлады.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне иң зур медиакомпаниябез – “ТАТМЕДИА” АҖнең 15 еллык юбилее уңаеннан чын күңелемнән котлыйм. Байтак еллар эшләү дәверендә бихисап эшләр башкарылды – басма матбугат, радио, телекомпанияләрдән, электрон чыганаклардан зур челтәр булдырылды. Шунысы куанычлы, АҖнең барлык филиаллары да замана таләпләренә бик сизгер һәм бүгенге көндә аудитория ихтыяҗларын тулы күләмдә канәгатьләндерү өчен үзгәрергә әзер. Әйтеп үтәргә кирәк, соңгы ике елда гына да җитди үзгәрешләр күзәтелә. Алар арасында: яңа проектлар һәм кызыклы рубрикалар, медиамәктәп, тәэсирле презентацияләр һәм потенциаль аудитория белән очрашулар. 

Сезгә җаваплы эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек, яңа идеяләр һәм яңа казанышлар телим!» - диелә котлауда.

фото: Фәнил Мәрсетдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев