Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Агымдагы елда Кукмара районында ришвәтчелек юнәлешендәге ике җинаять эше тикшерелгән

Район эчке эшләр бүлегенең икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме хезмәткәре Марат Гаязов белән дә әлеге җинаятьләр һәм коррупциягә бәйле башка мәсьәләләр хакында сөйләштек.

Акча эшләүнең җиңел юлы

«Җинаять эшләренең икесе дә сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйле. Беренчесе 4-5 эпизодтан тора. Болар - арадашчы аша инвалидлык алуга документлар әзерләү һәм әлеге учреждениегә эшкә урнашу. Алдан уйланылган схема буенча арадашчыга мөрәҗәгать итәләр, тиешле сумманы бирәләр дә, ул эшне башкаручыга акчаларны тапшыра. Оператив чаралар аша без тиз арада аның эзенә төштек. Ул хәтта кайбер хезмәтләр өчен кешеләрдән алган акчаларын тиешле кешегә биреп тә бетерә алмады. Закон нигезендә ришвәтне биргән кешеләр дә, алучы да җаваплылыкка тартылды. Тикшерелеп, материаллар тупланып, февраль аенда әлеге эшнең бер өлеше карар кабул итү өчен судка җибәрелде. Сораштыру вакытында арадашчы бу юлга үзенә акча эшләү өчен алынуын әйтте. Үкенүчеләр, үз гаебен танучылар да булды. Икенче җинаять эше җәй аенда ачылды. Бер хатын-кыз медицина өлкәсендә хезмәт куючыга ире өчен ялган белешмә (справка) ясап бирүен сорап мөрәҗәгать итә. Чыннан да, авырды, дип эшләп бирәләр, һәм заказ бирүче моның өчен акчалата бүләкли. Ире белешмәне үзе эшли торган оешмага илтеп тапшыра. Без оператив-тикшерү чаралары вакытында боларның эзенә төштек. Ришвәт бирүчегә карата ачылган җинаять эше материаллары хәзерге вакытта судта карала», - ди өлкән оперуполномоченный.

Марат Гаязовның сүзләренә караганда, районда икътисадый җинаятьләр дә ел саен теркәлми калмый икән. «Мисал өчен, авыл җирлеге башлыгы үзенең танышына җир кишәрлегенә хокукы булу турында хуҗалык китабыннан ялган выписка бирә. Бу – закон таләпләрен бозу. Моның өчен җаваплылык карала», - ди ул. 

Хезмәтләре һәрчак контрольдә

Моннан берничә ел элек халыкта иң күп ришвәтчелек очраклары ЮХИДИдә, дигән фикер яши, хәтта аноним рәвештә оештырылган сораштыру нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә иде. Ә менә сезнең бу хакта фикерегез ничек, дим икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеме хезмәткәренә.

«Элегрәк, чыннан да, ЮХИДИ инспекторлары акча ала, дип сөйлиләр иде. Кызганыч, хәзер дә халык үз фикерен үзгәртми. Янәсе, әзрәк акча “төртсәң”, судан коры чыгачаксың. Быел да шундый бер очрак теркәлде әле. Кагыйдәне бозган бер шофер, административ җаваплылыктан качу өчен, инспекторга акча бирергә була. Полиция хезмәткәре аңа ришвәт бирүчегә нинди җәза каралуын әйтә, закон таләпләренә каршы килүе хакында кисәтә. Тәкъдим иткән акчасын кире алганлыктан, шоферга карата эш кузгатылмады. Тәртип бозуларга, коррупциягә юл куймас өчен, барлык патруль автомобильләре дә өзлексез режимда эшләүче видеорегистратор белән җиһазландырылган. Ул машина салоны эчендәге һәм аның янындагы булган барлык сөйләшүләрне, хәрәкәтләрне яздыра. Шулай ук инспекторларның үзләрендә дә видеотеркәү җайланмалары бар. Полициядә эшләүче калган хезмәткәрләрнең хезмәт вазыйфаларын башкару мизгелләре дә контрольдә тотыла. Әгәр закон таләпләрен бозучы кеше хокук сагында торучыга теге яисә бу эшне җайлау өчен акча тәкъдим итә икән, ул аны кичекмәстән полициянең дежур частена җиткерергә тиеш. Бүлектә ул шулай эшләнә дә», - ди Марат Дамир улы.
 
Ришвәтне алучы да, бирүче дә - җинаятьче

Марат Гаязов белән профилактик чаралар хакында да сөйләштек. 

«Без, муниципаль берәмлекләрдә, социаль өлкә, медицина, белем бирү, агросәнәгать комплексы һәм башка тармакларда вазыйфаи затлар тарафыннан ришвәтчелек юнәлешендәге кылынган җинаятьләрне ачыклау максатында, һәрдаим оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары уздырабыз. Гаеплеләр үз җәзасын ала. Шулай ук бүлекнең балигъ булмаганнар эше һәм участок инспекторлары белән берлектә дә белем йортларында булып, төрле темаларга, шул исәптән ришвәтчелек турында да чыгышлар ясыйбыз. Закон таләпләрен бозган өчен күрелүче административ һәм җинаять җаваплылыгы хакында балалар кече яшьтән белергә тиеш. Ришвәтне алучы да, бирүче дә - җинаятьче. Икесенә дә җинаять эше кузгатыла. Аннары без капчыкта ятмый, дигән гыйбарәне дә онытмаска кирәк. Теге яисә бу хезмәт өчен акча таләп итү фактлары булган очракта, кичекмәстән хокук саклау органнарына җиткерергә кирәк. Анонимлык гарантияләнә. Шулай ук коррупция мәсьәләләре турында “Халык контроле” мәгълүмати системасына да хәбәр юлларга мөмкин», - ди ул.
 
Бүләк бирүнең дә җае бар

Укытучы, табиб я җитәкчеңә хөрмәт йөзеннән шоколад белән чәчәк бәйләме бирү ришвәткә керәме?

«Ришвәтнең бүләктән аерылып торган төп билгесе – аның болай гына түгел, ә нәрсә өчен дә булса бирелгән булуы. Әгәр кемгәдер нинди дә булса бүләк тапшырырга телисез икән, кагыйдә буларак, моның өчен беркайчан да берни сорамаска, хәтта ишарә дә ясамаска кирәк. Хөрмәт йөзеннән шоколад белән чәчәк бәйләме бирү ришвәт дип саналмый. Әмма бүләкнең дә чиге булырга, аның бәясе 3 мең сумнан артмаска тиеш. Чиновник, укытучы һәм табибларга 3 мең сумнан артык бүләк алырга ярамый. Котлау закон буенча тыелмый. Ә менә бүләкне алырга теләмиләр икән, ул кешене күндерергә, бүләкне кабинетта калдырып чыгарга ярамый. Бүләк ришвәт дип таныла икән, закон буенча бу хәлгә кагылышлы һәркем: ришвәт бирүче дә, алучы да, өченче кеше буларак килеп кергән очракта арадашчы да җавап бирәчәк. Ришвәт алган һәм биргән өчен җәза күләме төрлечә. Ул сумманың күләменә бәйле. Әйтик, берәү шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителсә, штрафка тартылса, икенче кешене рәшәткә артына да утыртулары ихтимал. Тыныч күңел белән яшәү өчен закон таләпләрен төгәл үтәргә киңәш итәм», - ди Марат Гаязов.
 
 
Районның рәсми сайтында татар һәм рус телләрендә «Ришвәтчелеккә каршы тору» дигән бүлек бар. Ул «Коррупциягә каршы экспертиза», «Кукмара муниципаль районының коррупциягә каршы тору программасы», «Керемнәр, милек, милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар», «Методик материаллар, докладлар, хисаплар, күзәтүләр, белешмәлекләр» дигән һәм башка бүлекчәләрне үз эченә ала. Сайтка кереп, ришвәтчелеккә каршы күрелүче чаралар хакында да таныша аласыз. Шулай ук биредә коррупция белән бәйле сораулар калдырырга, фактлар турында да хәбәр итәргә мөмкин. 

***

Татарстан Республикасының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы уңышлы гына эшләп килә. Аның ярдәмендә uslugi.tatarstan.ru порталында теркәлгән һәркем үзенең шикаятьләрен, моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен төрле ведомстволарга җиткерә, башкалар калдырган гаризаларга «ошый» («ошамый») тамгасын куя, алынган җавапларны бәяли ала. Гариза юллаганда фото яисә видеофайл беркетергә һәм картада проблемалы урынны билгеләргә мөмкин.

Мәгълүмати системада коррупция турындагы шикаять-гаризаларны юллау өчен, 17 категория урын алган. Болар: социаль, территорияләрне төзекләндерү, югары белем бирү, дәүләт сатып алулары, торак-коммуналь хуҗалыгы, мәктәпкәчә белем бирү, сәламәтлек саклау, информатизацияләү, капиталь төзекләндерү, гомуми белем бирү, эшмәкәрлек, сәнәгать, җирләр белән бәйле килешүләр, авыл хуҗалыгы, сәүдә, транспорт һәм юл хуҗалыгы, экология юнәлеше. Һәр ведомство үзенә кагылган сорауга җавап бирә. Иң мөһиме: шикаятьләрнең берсе дә игътибардан читтә калмый.

***
Газетаның «ВКонтакте» төркемендә: «Сезнеңчә, Кукмара районында кайсы өлкәдә ришвәтчелек фактлары күбрәк?» - дигән баш астында сораштыру уздырган идек. Барлыгы 238 кеше үз тавышын биргән. Нәтиҗәләр болайрак:

1нче урын – табиблар, медицина хезмәткәрләре – 62,18 процент;

2нче урын – район хакимияте түрәләре – 35,71 процент;

3нче урын – эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре (полиция) – 28,99 процент;

4нче урын – хәрби комиссариат вәкилләре – 22,27 процент.  

Фото: «Татар-информ» МА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев