Африка чумасы куркынычы янәшәдә
Дуңгызларны ветеринария хезмәте органнарыннан бирелгән йогышлы чирләре булмавын раслаучы документларыннан башка сатып алмаска киңәш ителә.
Дуңгызларда африка чумасы - вируслы йогышлы авыру. Ул дәвалауга бирешмәве белән куркыныч. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыкларга профилактика чараларын төгәл үтәргә, саграк булырга кирәк. Моның өчен дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштереп асрарга киңәш ителә, чөнки кош, эт, песиләр дә вирус таратучы булырга мөмкин. Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да зыянга түгел. Шуның өчен дуңгызлар асрала һәм азык запасы саклана торган урыннарга даими рәвештә дезинфекция ясау зарур.
Дуңгызларны ветеринария хезмәте органнарыннан бирелгән йогышлы чирләре булмавын раслаучы документларыннан башка сатып алмаска киңәш ителә. Тиешле тәртиптә сатып алган очракта да башка дуңгыз һәм терлекләрдән вакытлыча аерып тору, ягъни карантин үткәргәннән соң гына гомуми көтүгә кушарга рөхсәт ителә. Дуңгызларга вакцина ясау һәм мал табибларының тикшерү үткәрүе кирәк. Әгәр дә дуңгызларда Африка чумасы бар дигән шик туа икән, тиз арада дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче, шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызны һәм башка хайваннарны суярга, аларның итен, маен, тиресен, йоннарын кулланырга ярамый.
Рөстәм МӨБАРӘКШИН, «Россельхознадзор» идарәсенең дәүләт инспекторы
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев