Әфганстан җирләренә армия хезмәте үткән Ришат Мирзагаянов: Егетләр арасында дуслык бик көчле булды
15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне.
Әлеге язмам герое — Нырты авылыннан Ришат Мирзагаянов. Ул — райондагы батыр йөрәкле әфганчы егетләребезнең берсе. Якташыбыз Әфганстан җирләренә армия хезмәте үткән вакытта бара.
Аның белән тормыш йомгагын сүткәндә гаҗәеп очрашулар, бер таныш булмаган кешенең гомерлек дуска әйләнүе турындагы истәлекләрне шаккатып тыңладык.
Ришат абый биш балалы гаиләдә, 1969 елның 18 декабрендә өченче сабый булып дөньяга килә. Нырты урта мәктәбендә ун сыйныфны тәмамлагач, 1988 елның 15 маенда армия хезмәтенә алына.
— Безне Казаннан Үзбәкстанның Термез шәһәренә чик буе гаскәрләренә алып киттеләр. Анда утызлап кеше булсак, шуның унысы райондашлар иде. Казаннан җылы бишмәтләр киеп китсәк, анда 30-40 градуслы бик эссе һава торышы каршы алды. Билгеле, бу климатка ияләнү бераз авыр булды, хәл бетте, тамак кипте. Ә шәһәр үзе бай, кибет тулы әйбер иде, — дип искә ала Ришат абый.
Аннары солдатларны Казахстанга өйрәнүләр узарга җибәрәләр. Ул алты ай дәвамында БМП машинасына төзәүче-оператор булырга укый. Аның белән Битләнгер авылыннан Айдар Җәләлиев та була. Алар бергә хезмәт итәләр.
— Укулар тәмамлангач, декабрь аенда яңадан Термез шәһәренә кайттык. Шунда бездән, Әфганстан җиренә чыгарга ризамы дип, сорау алдылар. Ризалык белдергәннән соң, декабрь башында вертолет белән Әфганстанга очтык. Анда Айдар һәм тагын берничә татар егете бар иде. Мазари-Шариф дигән шәһәргә килеп төштек. Җәелеп яткан чүл каршы алды, бер әйбер дә юк, хәтта часть кая икән соң монда дип уйладык. Барысы да җир астында, землянкада булып чыкты. Безнең тәэмин итү взводы шушы йөз кешелек кечкенә генә частька кирәк-ярак, ризык ташый, шул вакытта башка солдатлар кебек хезмәтне дә алып барды. Атна, ун көнгә чик буенча чыга, шунда окоплар казып яши идек. Төннәрен тынлыкны атыш тавышы боза, ә иртәнге якта өч чакрым ераклыктагы шәһәрдән бик чиста, матур азан тавышы яңгырый иде. Җомга саен кәҗә артыннан куа торган бәйрәм үткәрәләр, аны бинокльдән караган истә. Егетләр арасында дуслык, бердәмлек бик көчле булды, олыраклар яшьләрне саклый, өйрәтә иде, — диде ветеран, хатирәләрен барлап.
Ришат абый Әфганстанга китүе турында әти-әнисенә хәбәр итми, бу егетлек эше булмас иде ди, бары тик энекәшен генә кисәтә.
Без бит барыбыз да чит җирдә якташларны, милләттәшләрне эзлибез. Ришат абый да нәкъ шулай итә. Частька килеп төшү белән бер башкорт егетеннән татарлар бармы дип кызыксына. «Берәү бар, әмма фамилиясен белмим, ул икенче миномет батареясында, әле чик сагыннан кайтып җитмәде», — диләр аңа. Ул йөзләп кешелек өченче маневр төркемендә бердәнбер татар була. Өч-дүрт көннән егет үзе дә кайтып җитә.
— Мин аның артыннан килеп, җилкәсенә кулны куйдым да: «Исәнме, Илнур», — дип татарча эндәштем. Ул борылып карагач, шаккаттым: без аның белән күптәнге танышлар булып чыктык. Мәктәптә алтынчы сыйныфта укыганда мине, уку алдынгысы буларак, декабрь аенда «Орленок» лагерына җибәрделәр. Шунда барганда Әгерҗе малае Илнур Фәссәхетдинов белән таныштым. Ул миннән бер яшь олы булгач, төрле отрядларда ял иттек. Ә бер ай узганнан соң, тагын бергә кайттык. Башта хәбәрләшеп, аралашып тордык, зуррак үсеп киткәч, бу элемтә өзелде. Һәм менә нинди зур Совет армиясендә, Әфган җирендә очраштык, — диде ул, бу гаҗәеп вакыйгаларны хәтерендә яңартып.
Ришат абый Әфган җирендә ике ай хезмәт итеп, 1989 елның 14нче, ә Илнур абый 15нче февралендә чыга. Алар тагын берничә тапкыр күрешәләр дә, юллары аерыла. Билгеле, башта ике арада хатлар йөри, аннары кабат тормыш мәшәкатьләре басып, элемтә югала. Якташыбыз калган хезмәтен Термез шәһәрендә узып бетерә.
Ул туган якларга әйләнеп кайткач, ике-өч ел совхозда эшли, аннары хезмәттәше Айдар белән бәхет эзләп, Себер якларына чыгып китә. Чит җирләрдә озак йөрми егет, кабат туган якларын сагынып кайта. Төркәш авылы кызы Гөлнара белән тормыш корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Ришат абый бүгенге көндә Нырты авылында мулла булып тора, Кукмара мәдрәсәсен тәмамлап, үзе дә балаларга дин сабагы бирә.
— Бервакыт социаль челтәрләрне карап, эзләнеп утырганда, Илнурныкы шикелле фамилияле бер яшь кенә малай килеп чыкты. Аңа язып әтисе турында сораштыргач, ул аның улы булуы ачыкланды. Телефоннарны алышып, аралаша башладык. Хәләл җефетем Гөлнара белән аның янына Әгерҗегә дә бардык, утыз елдан соң кабат шунда очраштык, 50 яшьлек гомер бәйрәмен үткәрдек. Тагын шунысын да әйтәсе килә: Илнурның да туган көне 18 декабрьдә. Әлхәмдүлиллаһ, без әле дә хәбәрләшеп, очрашып торабыз, — диде әфганчы.
Матурлык — бер көнлек, дуслык — гомерлек, диелә татар халык мәкалендә. Чыннан да, Ришат һәм Илнур абыйларның дуслыгы моны дәлилли. Чәчләргә чал кереп, битләргә җыерчыклар чыкса да, яшь чакта бәйләнгән дуслык җепләре гомер үтсә дә өзелми, киресенчә, ныгый гына бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев