Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Адайда уенлык үткәрелде

Күмәкләшеп мари, татар халык биюләрен башкардык, бик күңелле итеп ял иттек, дип хәбәр итте Адай авылының клуб мөдире Фәния Хәбибуллина.

Элекеге матур, гармунлы кичке уеннарны искә төшереп, Адай авылы клубында шундый чара үткәрелде. Уенлыклар элек иртә яздан, су буйларында, болыннарда, тау битләрендә кар эреп бетүгә оештрылган, ә бүген без клубта назалы, чүпләмле, капкалы һәм башка уеннарны уйнадык, түгәрәктә әйләнеп җырладык. Уеннарда җиңелүчеләр төрле биремнәрне үтәделәр: кемдер биеде, кемдер җырлады, Гөлсинә Хамаянова үзе иҗат иткән әсәрләре белән нәфис сүзгә осталыгын күрсәтте, Рәҗәп абый Хантимеров гармунда үзе уйнап, үзе җырлап барыбызны таң калдырды. Мулланур да гармунда өздерде, ә тормыш иптәше Сания аңа кушылып җыр сузды. Күмәкләшеп мари, татар халык биюләрен башкардык, бик күңелле итеп ял иттек, дип хәбәр итте Адай авылының клуб мөдире Фәния Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X