Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Адай авылында һәр сишәмбе уенлык үткәрелә

Анда без элеккеге уеннарны уйнап, татар халык җырларын җырлап-биеп күңел ачабыз.

Адай авылы клубында һәр атнаның сишәмбе көнендә уенлык оештырыла. Анда без элеккеге уеннарны уйнап, татар халык җырларын җырлап-биеп күңел ачабыз.
Күрше авылда гына яшәүче мари дусларыбызның биюләрен бик яратып, хәлдән тайганчы биибез. Соңыннан кайнар самавар чәе эчеп, хәл алабыз. Менә шулай кичләребез бик күңелле һәм матур үтә.

Гармунда сыздыручы авылдашыбыз Рәҗәп Хантимеровка бик зур рәхмәт. Ул һәр уенның коен белә, аны яшь буынга җиткерүдә бик зур эш башкара.

Һәрвакыт икенче сишәмбедә тагын очрашканга кадәр дип саубуллашабыз, диде Адай клубы мөдире Фәния Хәбибуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев