Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Адайда махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Шәфыйков истәлегенә алкалы хоккей ярышы булды

Анда дүрт команда катнашты.

Адайда махсус хәрби операциядә һәлак булган Рөстәм Шәфыйков истәлегенә алкалы хоккей ярышы булды. Анда Адай, Чишмәбаш авылларыннан, күрше Балтач, Саба районнарыннан килгән дүрт команда көч сынашты. 

Уенчы егетләрне һәм килгән кунакларны Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов, Рөстәмнең әти-әнисе, туганнары, авылның мулласы Илнур Хаммаянов сәламләде. Алар командаларга матур уен, ә ил сагындагы егетләргә исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләделәр. Шулай ук чарада махсус хәрби операциядә ил тынычлы өчен көрәшүче, бүгенге көндә вакытлыча ялга кайткан солдат егетләр дә бар иде.

Хоккей ярышында  катнашучылар тәмле пылау, коймак, самавыр чәе белән сыйлана алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев