Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Абитуриентларның ата-аналары игътибарына: уку өчен ана капиталы акчасы белән түләргә мөмкин

Төп шарт - мәгариф оешмасының Россия территориясендә булуы һәм тиешле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукына ия булуы. 

Кукмара Пенсия фондының клиентларны кабул итү бүлеге студентларның ата-аналарына институтта яисә көллияттә ана (гаилә) капиталы акчасы белән түләп уку мөмкинлеге барлыгы турында искә төшерә. Укыган өчен акчаны шәхси компьютер яки смартфон аша, Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә генә түләргә мөмкин.         

Шуны да билгеләп үтү урынлы: сертификат акчасын тулысынча  яки өлешчә белем алуга түләү максатында файдаланучы баланың яше уку башлану датасына 25 яшьтән артмаска, ә  сертификат бирелгән балага өч яшь тулган булырга тиеш (бу ата-аналар икенче бала тугач сертификат алган һәм ана капиталын беренче баланы укытуга тотарга карар кылган очракта).

Төп шарт - мәгариф оешмасының Россия территориясендә булуы һәм тиешле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү хокукына ия булуы. 

Баланы укытуга ана капиталы хисабына түләү турында гаризаны сертификат хуҗасы онлайн форматта Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, шулай ук Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә килеп бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk