Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара тарихын туплаган затлы китап дөнья күрде

Авыл китабын эшләү фикере 2002 елда Нурислам абый Галиевның күңеленә килә.

Каршымда – китап. Затлы китап. 670 битле, авырлыгы да саллы – 2 килограмм ярым тирәсе. Тышкы кыяфәте генә түгел, эчтәлеге дә бай, мавыктыргыч, яныннан җибәрми торган. Әнә ял көнем дә шуның тирәсендә әвәрә килеп үтеп китте. Чөнки аерылып булмый, никадәр мин белмәгән мәгълүмат, тарих, күпме таныш кешеләр монда! Сүзем авыл китабы, инде күптәннән, моннан 22 ел элек  беренче хәрефләре куелган Зур Кукмара энциклопедиясе турында. Үткән шимбәдә мәдәният йортында авылның, гаиләләрнең  бай тарихы, бүгенгесе турында сөйләүче әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе узды. 

Тарихи мәгълүматлар буенча, авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Элек Иске Кукмара, Югары Кукмара, Олуг Кукмара, Татар Кукмарасы исемнәре белән аталган. (Хәзерге Кукмара шәһәре безнең авылга караганда соңрак барлыкка килгән.) Мәскәүдәге Дәүләт архивында табылган  борынгы актларның 1678 елгы мәгълүматлары буенча, авылда бу чорда 22 хуҗалык булган. Ә менә хәзер үзенең зур исемен раслап, 67 урамлы авылда 791 хуҗалыкта 2499 кеше яши.

Зур Кукмараның килеп чыгышы буенча төрле риваятьләр йөри. Татарларны көчләп чукындыру башлангач, унлап ир-ат, уңайлы урын эзләп, бу якларга килеп чыгалар. Иран (фарсы) телендәге “мара” сүзе тау дигәнне белдерә. Ике тау арасындагы үзәнгә урнашулары да бәлки Кукмара сүзен барлыкка китергәндер. Ә бер риваять буенча,  авылда марилар да яшәгән. “Кук”  – мари телендә “ике” дигән сүз. Зур Кукмара белән Кукмара арасындагы  үзән халык телендә “Лабра” дип йөртелә. Ә лабра сүзе мариларда сазлык дигәнне аңлата икән. Мариларның безнең төбәктә яшәгәннәрен раслап, 2001 елда юл төзү өчен ком, ташлар алганда “Быргы” буенда кеше сөякләре, таккан тәңкәләре табыла. “Кырмыскалык”тагы калкулыкларны да районыбыз мариларының карты, безнеңчә әйтсәк, баш дин әһеле Моисей Ямбулатов да мари каберлекләре дип таный. 

“Кырмыскалык”, “Бүре үзәне”, “Каюм” урманы, “Лабра”, “Быргы”, “Беренче”, “Икенче”, “Өченче” үзән, “Хәләфи” таллыгы, “Тәрле” чишмәсе… Әле бу авылдагы атамаларның бер өлеше генә. Һәрберсенең үз тарихы. Берсенә генә тукталам,  революциягә кадәр, солдатка алынган ир-атлар 25 елдан хезмәтен тутырып кайткач, яшел үзәндә быргы кычкыртып ял итә торган булганнар. Аларның гаиләләренә шушы болынлыктан печән чабарга да рөхсәт ителгән. Сүз уңаеннан, 1941 елның декабреннән 1942 елның апреленә кадәр авылда 147нче укчылар дивизиясенең 379нчы артиллерия полкы хәрби һәм сәяси әзерлек тә узуын күпләр белмидер әле?! 

…Ни өчен 22 ел элек беренче хәрефләр куелган, дигән идем? Авыл китабын эшләү фикере 2002 елда Нурислам абый Галиевның күңеленә килә. Ул фикерләшү өчен хезмәттәшем, гомеренең 40 елын журналистика өлкәсенә багышлаган  Рәшит абый Минегалиевка мөрәҗәгать итә. Шул көннән башлап авылның элеккедән килгән төп тугыз урамында кемнәр яшәве, кәсепләре, гаилә хәле турында мәгълүматлар, фотолар туплана башлый. Рәшит абый: “Яңа урамнарга башка чыккан гаиләләрнең дә тормышларын барлап, башкаларныкы кебек анкета мәгълүматлары аласы булыр”, – ди. Шулай итеп, китапка кертеләсе урамнар саны 18гә тула.  Искергән, төсе үзгәргән фотоларны яңартырга, элеккедән сакланган хуҗалык кенәгәләрен анализлап, кирәкле мәгълүматларны алып теркәргә, язмаларны эшкәртергә  Рәшит абый алына.  Соңрак әлеге төркемгә Рәсимә апа Минһаҗева, Марсель абый Минһаҗевлар да кушыла. Рәсимә апа моңа кадәр мәгълүматлары булмаган гаиләләрдә көндезләрен булса, кич утырып, аларның тормыш-көнкүрешләре турында язмалар әзерли. Марсель абый исә китапның финанс ягын кайгыртып, хуҗалык җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иганәчеләр белән тыгыз элемтәдә торып, 900 данә китапны алып кайтып урнаштыруга зур көчен куя. Китапта шулай ук авылдашыбыз Газинур Гаязетдиновның мәчет тарихы, авыл, аның кешеләре турындагы архив материалларына таянып эшләнелгән мәгълүматлары, мәктәптә укыган чорында бу темага эзләнүләр үткәргән Рөстәм Төхвәтуллинның язмалары, имам-хатыйп Динар хәзрәт Рәхимуллинның, Янсыбыдан Фаил Хәбибуллинның фотолары да урын алган. Шуның кадәр мәгълүматны бөртекләп укып чыгып, хәреф хаталарыннан арындырган Гөлҗофар Миңнехановага да зур рәхмәт. 

Бәйрәм кичәсе күңелдә бары тик җылы хатирәләр генә калдырды. Мәдәният йорты ишеген ачып кергән һәркем иң элек фойедагы чәй өстәле артында тәм-томнардан авыз итте, аннан соң җыр-моң дөньясына чумды, зур игътибар белән чыгышларны тыңладык.

– Китап әзер, ул безнең кулыбызда, – диде Рәсимә апа Минһаҗева. – Инде авылыбызның зур музеен булдыру турында да уйлый башласак, экспонатлар тупласак иде. Музей ул – хәтер.  Ул безгә буыннар арасындагы бәйләнеш өзелмәсен өчен кирәк. 
Җирлек башлыгыбыз Ришат Хәнәфиев исә төбәгебезнең туризм маршрутына да керү ихтималын әйтте. Булыр алары да, чөнки Зур Кукмарада тотынса булдыра торган халык яши! 
 
Фәрхәт Хөснетдинов: “Зур Кукмара... Аны дөнья картасыннан таба алмыйсың. Әмма ул безнең күңелебезгә дөньяның иң матур шәһәрләренә караганда да тирәнрәк кереп урнашкан”. 
Габдрахман Һадиев: “Казаннан дәваланудан кайткач, атна дәвамында китапны укып, үземә көч тупладым. Никадәр күңелгә рәхәт хатирәләр, таныш йөзләр, таныш исемнәр. Бу бит безнең тарих, безнең балачак, яшьлек, гомер юлыбыз. Укырга рәхәт”.
 
Мәскәүдә яшәүче Фәния Төхвәтуллина: “17 яшемдә авылдан китсәм дә, ул миңа шулкадәр якын! Китаптагы һәр урам турында аерым-аерым укып чыктым”.
 
Минсур Сәйфетдинов: “Күңелемдә зур дулкынлану. Шул хис  белән бүгенге кичәдә кулыма китапны алдым. Таныш йөзләр, кешеләр. Аны тизрәк укыйсым, истәлекләрне барлыйсым килә. Улыбыз Дамир, җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев телефонындагы белдерүдән кичә буласын күреп, безне алып кайтты. Авылдан, теш табибына укырга дип, 1982 елда киткән идем, Кама Тамагы районында эшлим. Китапны чыгаручыларга рәхмәт!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев