Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

9дан соңмы, әллә 11дәнме: кайсы юл дөресрәк?

Сораштыру

Без укыган чорда “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер яшәп килде. Тугызынчы сыйныфтан китүчеләр бик аз була торган иде. Ул чакта хәбәрләшергә кәрәзле телефоннар да юк, шуңа да бәлки ата-аналарның балаларын чыгарып җибәрәсе килмәгәндер. Тик заманалар үзгәрде, камилләште, уңайлыклар, мөмкинлекләр барлыкка килде, белем алу мәсьәләсенә дә караш башка борылыш алды, дияргә була.
“9 сыйныфны тәмамлагач, мәктәптән китәргәме яисә, 11 сыйныфка калып, югары уку йортына укырга керергәме?” - әлеге сорау бүгенге көндә укучы балаларны гына түгел, ә аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын да борчыйдыр, мөгаен. Ә балага ничек яхшырак соң? Әйдәгез әле, бергәләп бу җитди сорауга җавап эзләп карыйк.

Кадрия СИБГАТОВА, Казан:
- Мәктәп укучысы өчен иң яхшы карар - тугызынчы сыйныфны төгәлләгәч, урта һөнәри белем бирү йортында укуын дәвам итү. Ул үзенә һөнәр дә сайлый. Аннан урта һөнәри белем белгечләренә хезмәт базарында ихтыяҗ аеруча зур. Көллияттә укучылар житештерү өлкәсендә практика уза, һөнәрнең нечкәлекләренә күпкә иртәрәк төшенә. 10-11 сыйныфларда уку Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлеккә юнәлгән. Кайвакыт нәкъ менә яхшы билгеләргә өлгерүчеләр имтиханда түбән баллар алалар да.

Рушан КАЮМОВ, Казан:
- Барысы да балаларның мөмкинлегенә, кызыксынуына, мотивациясенә карый. Тугыздан китеп, һөнәри белем бирү йортларына укырга кергән бала практик яктан яхшы әзерлек ала. 11дән соң балалар билгеле бер юнәлеш буенча әзерлек белән киләләр. Чөнки 10-11 сыйныфларда хәзер профильле уку кереп бара. Аның нәтиҗәсендә укучылар югары уку йортына кергәнче үзе сайлаган юнәлеш буенча тирәнтен белем ала. Университетларда 1-2 курсларда гомуми фәннәр керә, белгечлек буенча фәннәр өченче курстан гына укытыла башлый.

Миләүшә ӘГЪЛИУЛЛИНА, Мәчкәрә:
- Бүгенге көндә никадәр егет-кыз уку йортын тәмамлый, ләкин белеме буенча эшкә урнашмый. Әгәр сиңа уку авыррак бирелә икән, ул чагында 9 сыйныфтан соң һөнәр алу яхшырактыр дип уйлыйм. Урта һөнәри белем бирү йортларында өстәмә һөнәр үзләштерү мөмкинлекләре дә күп. Моннан тыш, хәзер эшләп уку өчен дә юллар ачык. Югары белемне соңыннан да алырга була. Ә инде уку җиңел бирелсә, 11 сыйныфтан соң үзең теләгән югары уку йортына керү турында уйлый аласың. Ләкин 10-11 сыйныфта тырышып укырга кирәк, тиешле югары балларны җыю бик зур көч, сабырлык сорый. Балага иң яхшы киңәшне әти-әни бирергә тиеш дип саныйм. Һәр әти-әни, баласының мөмкинлеген, кызыксынуын белеп, аңа дөрес юнәлешкә юл күрсәтсә, бала үз теләге буенча укырга кереп, һөнәренә тугры калыр иде.

Эльмира ГАРИПОВА, Кукмара:
- Мин үзем, 9 сыйныфны тәмамлап, урта һөнәри белем бирү йортына керү яклы. Бәлки үзем дә шул юлдан киткәнгәме?! Көллиятләрдә ныклы теоретик һәм практик белем бирәләр. Көллиятне тәмамлагач, син эшкә урнашып, укуыңны дәвам итә аласың. Югары уку йортына керүе дә жиңелрәк була. Әлбәттә, барысы да гаиләнең мөмкинлегеннән, баланың теләгеннән тора.

Регина ИСЛАМОВА, Кукмара:
- Мин киләсе елга 9 сыйныфны тәмамлыйм. Фармацевтика юнәлеше буенча укырга керергә планлаштырам. Хәзерге вакытта интернет челтәрендә химия, биология фәннәре буенча онлайн дәресләр карыйм. Минем төп максатым – үз районымда кирәкле яхшы белгеч булу. Мин 11 сыйныфка калуны вакыт үткәрү дип саныйм. Яхшы укысам да, имтиханнар борчу тудырачак. Әлегә әти-әниләр моңа каршы, тик алар аңлар, минем белән килешерләр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X