94 яшьлек Салих Шәрәфиев: Район газетасын кат-кат укыйм
Әсән-Елга авылында яшәүче Салих абый Шәрәфиев — газетабызның замандашы. Аларның икесенә дә быел көз көне 95 яшь тула.
Салих абый белән моннан биш ел элек очрашып, ул безгә яшьлеген, хезмәт елларын хәтерендә яңартып утырган иде, шушы көннәрдә кабат үзе белән күрешү насыйп булды. Сөбханалла, бабай бер үзгәрмәгән, хәтере дә шәп: тыңларга һәм язарга гына өлгер, сөйли дә сөйли…
— Без җиде бертуган үстек, хәзер өчебез генә исән-сау. Таһирәбез читтә яши, ә менә энекәшем Хөсәен күршедә генә. Ул да 90да инде. Авырмаганда кергәли, үткәннәрне искә төшереп, ил-көн яңалыкларын барлап утырабыз, — ди Салих абый. — Хәзер тормышлар бик рәхәт, мичкә ягасы юк, җылы һәм салкын суны да кранны ачып кына агызабыз. Без үскәндә авырлыкларны бик күп күрдек шул. Басудан өшегән бәрәңге җыеп кайтабыз да, әни шуны пешереп, изеп боламык ясый. Яз көне үзәннәрдән әче какы, балтырган, песи борчагы, кәҗә сакалы һәм башка үләннәрне җыеп ашый идек. Әти белән күрше Киров өлкәсенең Өшен авылына барып, юкә кабыгы алып кайтулар да онытылмый. Кыш буена 70–80 пар чабата үрә, аннары бераз акча булыр дип, кирәк кешеләргә сата идек.
Салих абый бик яшьләй колхоз эшен башкара: көтү дә көтә, үгез белән басу-кырларны да сукалый, кул белән чәчү дә чәчә. Берничә ел колхозда эшләп ныгыгач, аны Биектау районындагы тракторчылар әзерли торган курсларга җибәрәләр. Кулына таныклык алганнан соң, дистә еллар дәвамында ДТ-54, «Алтай», ЧТЗ тракторларын иярли ул. «Әсәнбаш» хуҗалыгында хезмәт куюдан тыш, хәтта күрше-тирә авылларга да барып, юллар салуда эшли.
— Пенсиягә чыккач та, яраткан хезмәтемнән аерыласы килмәде, кабат биш ел тракторда эшләдем. Сәгатьләп түгел, ә көч беткәнче кырдан кайтып кермәдем, иртә таңнан чыгып китеп, тәмам караңгыланып беткәч кенә авыл ягына таба кузгала идем. Басуларны иңләп йөргән чаклар шулкадәр сагындыра, сөйләп бетерерлек түгел. Эх, бер кайтып кил идең ул чакларга?! Дәрт бар, дәрман гына юк шул, — дип офтана Салих абый.
45 ел эш тәҗрибәсе булган алдынгы механизаторның слетлар вакытында урыны һәрчак түрдә, җитәкчеләр янында була. «РСФСРның атказанган механизаторы» дигән мактаулы исемгә, күпсанлы Мактау грамотасы, Рәхмәт хатларына лаек була ул. Ә менә язмам героеның иң зур бүләге — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены. Аны Казан Кремленә чакырып тапшыралар. Салих абыйның хезмәтен улы Сәлмән дәвам итеп, ул да күп еллар хуҗалыкта механизатор булып эшләгән.
— Бәйрәмнәрдә, кунаклар килгәндә, авылда яшәүче Әлфия кызым шкафтан медальләр тагылган костюмны алып киертә. Аларга карагач, күзләрем яшьләнә, күңелем белән кабат хезмәт чорына юл алам, — ди бабай.
Салих абый бүгенге тормышыннан канәгать булса да, 61 ел гомер иткән пар канаты — Гөлчирәсен юксына. Аның бакыйлыкка күчүенә бу кышта биш ел тулган.
— Бер генә дә искә алмаган көнем юк үзен. Яхшы яшәдек, сөенечләр дә, кайгы-хәсрәт тә уртак булды. Өч ул, ике кыз тәрбияләп, олы тормышка чыгардык. Бер улыбызның яшьләй юл фаҗигасендә гомере өзелүен, баланы югалту ачысын да икәү кичердек, — ди әңгәмәдәшем, кат-кат күз яшьләрен сөртеп. — Сәүбән исемле улым белән бергә яшим. Калган балалар да гел хәлне белеп торалар. Җәй көне ишегалды, бакчаларда йөреп, капка төпләренә чыгып утырсам да, кыш көне күбрәк өйдә мин. Телевизор карыйм, район газетасын бер генә түгел, әллә ничәшәр кат укыйм. Газета мин туган елны чыга башлаган бит ул, инде менә икебез дә тиздән 95не түгәрәклибез. Беркайчан "Хезмәт даны"ннан аерылган булмады. Минем үземне дә, яхшы эшли, алдынгы хезмәткәр дип, фоторәсемем белән бик еш газетага чыгарып тордылар. Хат ташучы килгәнен көтеп ала идек, хәзер почтальон булмагач, газетаны кызым алып менеп бирә. Җирле яңалыклар белән танышу өчен дә район матбугаты бик кирәк.
Без килгәндә, авылда яшәүче кызы Әлфия ханым Хәбетдинова да әтисе янында иде.
— Әти гомер буе акыллы, бик тырыш булды, эшләде дә эшләде. Әни белән абзар тулы терлек асрарлар иде. Хәзер дә, каралтыны буш тотмыйк дип, абыйга сарыкларны бетертми, икене булса да тоталар. Колагы начаррак ишетсә дә, әтинең күзләре яхшы күрә, әлегә зиһене дә ачык. Абый телевизор кабызып куя да, шуннан төрле тапшырулар, концертлар карый. Өстәл артында кайчан карама газеталар өеме була, шуларны җентекләп укый ул. Моңаеп утырмаганына сөенәбез генә, — ди Әлфия апа. — Күз тимәсен, авырыйм дип зарланганы юк. Җаем чыгуга, әти янына менәргә тырышам. Ул исән-сау булганда, җиде оныгы, дүрт оныкчыгы янында мин дә бала бит әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев