Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

90 яшен билгеләп үткән Нурфига Хөсәенова: Йөрәк исә һаман унсигездә

Нурфига апа белән Җәүдәт абый ике балага гомер бирәләр.

Кукмарада яшәүче  Нурфига Хөсәеновага 90 яшь тулды. Туган көн иясенә район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.

Колакка бераз сак булса да, зиһене ачык, хәтере бик яхшы. Тугыз дистә елны туплаган тормыш йомгагын сүтү җиңелләрдән түгел, билгеле, шуның өчен истәлекләрне барлаганда моңсуландык та, урыны белән күз яшьләрен дә тыеп кала алмадык. 

– Әти-әни эштә булгач, мин күбрәк әби-бабай белән үстем. Маллардан сыерыбыз бар иде. Кышкы зәмһәрир салкыннарда өшемәсен өчен, аны өйгә алып кергәннәрен хәтерлим, әбинең гөбедә әкрен генә май язып утырганы да бүгенгедәй истә, – ди ул. – Сугыш башлангач, без яшәргә карьерга күчендек. Әти бер ай карьерда таш ватса, икенче айда Ижевск шәһәрендәге хәрби заводка эшкә җибәрелде, шулай кайтып-китеп йөрде. Кечкенә генә бер бүлмәдә тордык. Ачлык-ялангачлык безне дә читләп үтмәде, бер сынык икмәккә тилмергән вакытлар хәтергә килсә, йөрәгем сыкрап-сыкрап куя. Карьерның икенчесенә күченгәч, сеңлем туды. Берсендә әни миңа бәбәйне карарга кушты да үзе басуга өшегән бәрәңге җыярга китте. Мин исә урамга чыгып, уен белән мавыккач, сеңлем турында онытканмын. Кире йөгереп кайтсам, ишек келәсе эчтән бикләнгән. Инде нишләргә?! Керә алмыйча, иптәш кызлар белән тик бөтерелеп йөрибез. Ходайның рәхмәте белән, бүленгән такталарны өчәүләп этә торгач, бүлмә эченә керә алдык. Бәбәйне эзлим, ул юк, диван белән карават арасына идәнгә егылып төшкән. Күтәреп ала алмыйм бит, ул елый, мин аңа кушылып өзгәләнәм. Ярый әни кайтып керде шул чагында. Сеңлемне имезде дә, үзе җыеп кайткан бәрәңгеләрне чистартып, кабартма (лепешка) пешерде. Аның тәмлелекләре соң, хәзер дә исемә төшсә, күңелләрем үзгәрә. Алга таба тагын бер сеңлем һәм энем туды. 

Нурфига апа 7 сыйныфтан соң тимер юлда эшли. 13-14 яшьлек сабый ничек итеп авыр шпалларны ташыгандыр, белмим, бу турыда хәтта күз алдына да китерергә авыр. Әмма ул үзе, зарланып бер сүз әйтмичә, чоры шул иде бит дип кенә куйды. Паспорт алгач, язмам герое Нократ Аланы шәһәрендә ачылган заводка керә. 3-4 елдан соң Кукмара тегү фабрикасына урнаша да ике дистә елдан артык шунда хезмәт куя. Лаеклы ялга исә язу машиналары өчен детальләр ясаучы (пишмаш) заводтан чыга. 

Җәүдәт исемле Өлге авылы егете белән тормыш кора. Кукмарага өй салып, шунда күченгәнче, тегү фабрикасына авылдан җәяү йөреп эшли. 

 – Апабыз бик тырыш булды. Без сеңлем белән ул теккән күлмәкләрне, юбкаларны да бик күп кидек. Аның арып-талчыккан вакытларында да “уф” дигәнен белмим. Фабрикада бер генә түгел, хәтта икешәр смена рәттән эшләгәндә дә гаиләсенә, якыннарына вакыт тапты, хуҗалыгын тәртипләп тотарга да өлгерде. Кешенеке начар булганда да, көз көне аның бакчасында бәрәңгеләре тәгәрәшеп ятты, кыяр-помидорлары мул уңыш бирде, – ди Нурфига апаның бертуган сеңлесе Рабига ханым. – Шөкер, бүгенге көндә без дүрт бертуган да исән-сау. Бер-беребез белән аралашып, Кукмарада яшибез.

Нурфига апа белән Җәүдәт абый ике балага гомер бирәләр. Кызлары Альбина, уллары Альберт, Кукмарада төпләнеп, матур гына тормыш алып баралар. 

 – Иремнең вафатына  16 ел тулды. Күп еллар улым гаиләсендә яшәгән идем, соңгы ярты елда кызым тәрбиясенә күчтем. Сырхаулап киткәндә Альбинам уколлар кадап, дару төймәләре биреп, хәлемне җиңеләйтеп тора, – ди ул. – Балаларым янәшәдә, биш оныгым бар. Һәммәсенең игътибарын, җылысын тоеп, куанычлы картлык кичерәм. Йокыдан уянып, күземне ачуга, ил-көннәргә тынычлык килсен, балалар ятимлек ачысын татымасын, һәркем сау-сәламәт булсын дип телим. Нәрсәдер эшлисем, балаларга булышасым килә дә бит, аяк-кулларым тыңламый. Ә менә йөрәк исә һаман унсигездә... 

Альбина ханым әйтүенчә, Нурфига апаның бакчага чыкмавына да әле бер генә ел икән. 

 – Электән тырыш булды, шуның өчен дә тик торуны күз алдына китерми, – ди ул. – Әти белән бергә миңа һәм энемә яхшы тәрбия бирделәр, хезмәтне яратырга өйрәттеләр. Без аларга бик рәхмәтле. Әни мине матур итеп киендерә иде, кибетләргә йөрергә дә бик яратты. Иң мөһиме: ул һәрнәрсәдән канәгать булды, шөкер итә белде. Аның янәшәдә булуы – безнең өчен зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев