Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

9 Май көнне автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Тантаналы чараларда катнашучыларга шәхси автомобильләрдән файдаланудан тыелып торырга кирәк

Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чараларны имин үткәрү максаты белән 9 майда 7.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең  Ленин урамындагы 77нче йорттан (Кукмараның “Добреев” кибете каршындагы 7нче “Кыңгырау” бакчасы) алып Комсомол мәйданы янындагы светофорга кадәр автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Җәмәгать транспорты белән халыкны Ленин урамы аша йөртүче автотранспорт предприятиеләренә бәйрәм чаралары үткәрелү вакытында маршрутларны үзгәртергә, ә тантаналы чараларда катнашучыларга шәхси автомобильләрдән файдаланудан тыелып торырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk