Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 57 ел вакыт үтеп китсә дә бу вакыйга бүгенгедәй хәтердә

    Кәркәүч, Ташлы Елга, Салтык-Ерыклы, Бурсыкъелга авылларының башлангыч сыйныфларында «яхшы» билгеләренә генә укучыларны Казанга алып бардылар.

    1963 ел. Өченче сыйныфны тәмамлап, җәй аена аяк баскан чак. Кәркәүч, Ташлы Елга, Салтык-Ерыклы, Бурсыкъелга авылларының башлангыч сыйныфларында «яхшы» билгеләренә генә укып, рәсемнәре Мактау тактасында торган укучыларны Казанга экскурсиягә алып бардылар.
    Салтык-Ерыклы мәктәбеннән бәхет миңа елмайды. Казанга барасымны белгәч, ничек сөенгәнемне әле дә онытмыйм. Нинди матур кием кияргә, ашарга нәрсә алырга? Әмма укытучы апабыз Нурания Галимуллина барлык балалар да мәктәп формасыннан баралар, диде. Шуңа күрә кием эзләп мәшәкатьләнәсе булмады. Ә ашарга әбием пешергән ипи, йомырка, кызыл эремчек бөккәнен үргән сеткага салып бирделәр. Казанда әлеге сетканың кирәге чыкты.
    Иртәгә Казанга барасы дигән көнне йокламадым да кебек. Авылыбыздан Сасмакка хәтле 10 чакрым тирәсе җәяүләп, аннан Нократ Аланына автобус белән, соңыннан поездга утырып, башкалага юл тоттык. Без – сигезләп укучыны ике укытучы озата йөрде. Хәтеремдә: зоопаркка алып бардылар, ә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасына аяк баскач, күңелемдәге хисләремне аңлатып бетерерлек түгел иде. Шулай ук кибетләрдә йөрү, сетка тутырып, клиндер җыю – үзе бер сөенеч. Янәсе, күчтәнәч алып кайтабыз бит. Ул вакытларда авыл кибетләрендә клиндерләр сатылмый иде.
    Экскурсиядән соң кич кенә вокзалга килдек. Поездларның сирәк йөргән чагы, соңгысы да китеп барган иде. Шулай итеп, безгә иртә беләнгә хәтле вокзалда утырырга туры килде. Кайтканда тагын шул юлны үттек. Автобустан төшеп әзрәк җәяү барганнан соң, Ташлы Елга зираты  тавына утырып ял иттек. Шунда апабыз шоколад конфет өләште.
    Мин бик арган идем: күзләр йомыла, аяклар чалыш-чолыш килә. Көндезге әбәт вакытына авылга кайтып җиттек. Күчтәнәчләрем белән әти-әнине, туганнарымны сөендердем дә, караватка капланып, тәмле йокыга талдым.
    Бер заман әни мине уята: “Кызым, өй алдындагы суны аркандагы бозауга эчертеп кайт әле”, - ди. Мин чак кына күземне ачып торып бастым, әни әйткән суны канауга чыгарып түктем дә, мәктәп формамны киеп, укырга барырга әзерләндем. Әни: “Ник суны түктең, күлмәгеңне киеп кая барасың, уку бетте бит инде”, - диде. Мин, ике төн йокламаган бала, ярты уяу, ярты йоклаган килеш саташып йөргәнмен. Юл газабы – гүр газабы, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән шул. Ә кич белән фельдшер Миңниса апаны чакырдылар. Ул юындырып яткырыгыз, туйганчы йокласын, уятмагыз, бу бала бик арган, диде.
    Бары тик икенче көнне генә йокы туеп, ял иткәннән соң, әниләргә экскурсия турында сөйләдем. Вокзалда поезд көтү маҗарасын да әйтми калмадым.
    «Кызым, йокламаганга күрә саташып йөргәнсең икән», - дип, әни мине куенына алды.
    57 ел вакыт үтеп китсә дә, әлеге вакыйга бүгенгедәй хәтердә.

    Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара

    Реклама

    Фото: Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее архивыннан

     

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: