Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

5 тонна: пластик эшләнмәләр авырлыгы

«3Д взвод»ы исеме астында бер төркем ир-атлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның заявкалары буенча 3Д принтерларда дрон өчен төрле элементлар эшлиләр.

Яңа уку елы башлану белән Ядегәр урта мәктәбе үзендә кунаклар кабул итте: бирегә Теләче һәм Аксубай районнарыннан белем бирү оешмалары җитәкчеләре килде. Алар мәктәп эшчәнлеге белән таныштылар, уен зонасында, мәктәп бизнес-проектлары буенча күргәзмәдә булдылар. Шулай ук кунаклар өчен мәктәп, музей һәм мәктәп яны участогы буенча да экскурсия оештырылды.

«Идарә практикалары лабораториясе» проекты кысаларында әлеге уку йортына килүчеләрне «3Д взвод»ы эшләнмәләре күргәзмәсе аеруча зур кызыксыну уятты. Аны Ядегәр, Манзарас һәм Нырья урта мәктәпләре, Зур Сәрдек гимназиясе укытучылары оештырган иде. 

Инде күпләргә мәгълүм: «3Д взвод»ы исеме астында бер төркем ир-атлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның заявкалары буенча 3Д принтерларда дрон өчен төрле элементлар эшлиләр. Алар барлыгы 20 кеше. Араларында алда санап үткән уку йортларында эшләүчеләрдән тыш, берничә мәктәп укучысы да бар. 

«Чарада катнашучылар үз районнарында солдатларыбыз өчен пластик әйберләр әзерләү буенча волонтерлык эшчәнлеген башлап җибәрү нияте белән моңа бәйле күп сораулар бирделәр. Ничек, каян заявкалар килә, эшләү өчен пластикны каян юнәтәбез, нинди программа буенча эшләнмәләр ясала, һәм без аларны яклаучыларыбызга ничек илтәбез дип кызыксындылар. Һәрбер элементны кулларына алып, шуларның нинди функцияләр башкарганын өйрәнделәр. Күргәзмә барышында модельләштерүдән башлап эшләнмәләрне әзерләүнең барлык процессын күрсәттек. Бүгенге көндә бездә 40 принтер көн-төн эшләп тора. Солдатлардан заявкалар бик күп килә, ихтыяҗ зур, чөнки аларның фронт линияләре буйлап алга баруында, гомерләрен саклап калуда безнең эшләнмәләрнең дә өлеше зур. Әлбәттә, бу эшләнмәләр өчен шактый суммада акчалар тотыла, күп очракта үз хезмәт хакыбызга да пластик, принтер ватылган очракта, аңа запас частьлар сатып алырга туры килә. Энергия өчен киткән чыгымнарны инде исәпкә дә алмыйбыз», — ди "3Д взвод"ы җитәкчесе Булат Галимҗанов.

Мөмкинлекләреннән чыгып, шөкер, Саба, Казан волонтерлары да ярдәм итә. Ел ярым эшләү дәверендә барлыгы 355 заявка кабул ителгән икән. Аларны көн саен алабыз, атна саен 5-6сын ябабыз, ягъни солдатларга әзерләп куябыз, мөмкинлек булу белән шунда ук озатабыз да. Элемтәләребез киң, барлыгы 120 юнәлештән хәбәр килеп тора. Әле исәпләп караган идек, эшли башлаган чорыбыздан башлап барлыгы 5 тоннадан артык пластик эшләнмәләрне махсус хәрби операциягә озатканбыз.

Булат санап үткән югары күрсәткечләр, әлбәттә, гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Үзләренең эшчәнлеге мөһим икәнен аңлап, вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча, тынычлыгыбыз өчен тылдан көрәшүләре аларның фидакарьлеген күрсәтә. Бу эш — бары тик техник ярдәм генә түгел, ә чын патриотик хезмәт. 

Шул көнне егетләрнең эш алымнарын өйрәнгән Теләче, Аксубай районнарында яшәүчеләр дә, каршылыклардан һәм чыгымнардан күрыкмыйча, үз төбәкләрендә солдатларыбызга ярдәм итү өчен яңа юнәлешләр башлап җибәрер дип ышанасы килә. Чөнки без бердәм булганда гына көчле.

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев