Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

45нең май ае: 1945 елның маенда район газетасында нинди язмалар дөнья күргән

Язмада текстларның бирелеше сакланды.

1945 елның район газетасы төпләмәсе район архивында 3 май саны белән башлана. Ел башыннан инде 15 сан нәшер ителгән булса да, калганнары ниндидер сәбәпләр белән сак­ланмаган. 

3 май санының беренче битендә Верховный Башкомандующий Иосиф Сталинның 1 майда кул куйган 20нче номерлы Карары бирелгән. Хезмәт ияләрен бәйрәм белән котлаганнан соң, Карарда шундый юллар бар: “Быел Ватаныбыз халыклары Беренче Май көнен Бөек Ватан сугышын җиңү белән тәмамлау шартларында каршылый. Кызыл Армиянең Мәскәү һәм Ленинград янында, Грозный һәм Сталинград янында дошман гаскәрләренә каршы сугышкан чаклары үткәндә калды. Хәзер безнең сугышчан гаскәрләр Германиянең үзәгендә, еракта, Берлин аръягында, Эльба елгасы буенда дошманның Кораллы көчләрен тар-мар итә”. Димәк, бик тиздән Бөек Җиңү таңы атасы инде билгеле булган.
Ул елларда ук (1944 елдан башлап) биш һәм аннан күбрәк бала алып кайтучы әниләрне “Ана медале” белән бүләкләгәннәр. Шушы ук санның икенче битенә төрле авылларда яшәүче 18 әнинең исем-фамилиясе бирелгән. 
Газетада язгы чәчүгә дә өстенлек бирелгән. Әйтик, Кустарь колхозында бу эш яхшы оештырылган, бер көндә 23 гектар җир чәчелгән. Җирне тырмалауда һәм чәчү орлыкларын ташуга 12 сыер куелган, шуларның 9ы колхозчыларныкы булган. Шулар белән беррәттән “Туры юл”, “Горд Коммунар”, “Субаш”, “Ясная Поляна” колхозларында бер гектар да чәчү башкарылмаган дип, тәнкыйть язмасы урын алган. 

ВКП (б) Кукмара РК һәм хезмәт ияләре депутатларының район Советы Башкарма комитеты органы дип язылган һәм “Красный Кукмор” исеме белән чыгарылган, ике битлек рус телендәге газета “Большевик” газетасы типографиясендә нәшер ителгән дип язылган. Димәк, районда бу чорда ике газета таратылган дип уйларга нигез бар.

1945 елда газетаның алдагы саны 11 майда гына чыга. Беренче бит иптәш Сталинның халыкка мөрәҗәгате белән башлана. “Иптәшләр! Ватандашларым! Германиягә каршы җиңүнең бөек көне җитте. Кызыл Армия һәм союздашларыбыз гаскәрләре тарафыннан тезләнгән фашистлар Германиясе үзен җиңелгән дип таныды һәм берсүзсез капитуляция игълан итте”, – дип башлана ул. Шушында ук СССР Югары Советы Президиумының 9 майны бөтенхалык тантанасы көне – Җиңү бәйрәме дип игълан итәргә, 9 майны ял көне дип исәпләргә, дигән указы да бирелә. 
Кукмарада да 9 Май көнне митинг үткәрелгән. Бу турыда Гали Галев язмасында түбәндәгечә язылган: “Иртәдән үк район Советы башкарма комитеты бинасы каршына эшчеләр, хезмәтчәннәр, хуҗабикәләр, укытучылар һәм укучылар җыелды. Район Советы башкарма комитеты рәисе, иптәш Ягъфәров митингның ачылуы турында игълан иткәннән соң, сүз ВКП (б) райкомы секретаре Морозовка бирелде. Аның чыгышы көчле алкышлар һәм “ура” дип кычкырулар белән төгәлләнде. Район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре исеменнән майор Грибельный, сугышчы гаиләләре исеменнән Семенова, яшьләр исеменнән Фәйзрахмановалар чыгыш ясады. Алар дүртенче дәүләт хәрби Заемына язылуны уңышлы тәмамларга һәм язгы кыр эшләрен уңышлы башкарырга өндәделәр”. 

Шушы көннәрдән соң 80 ел вакыт үтсә дә, бәйрәм тантанасы кимеми, районыбыз халкы, бердәм булып, Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә.

Язмада текстларның бирелеше сакланды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев