Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Гомере буе шофер булып эшләүче Хәлим Гаязов 42 ел дәверендә барлыгы 11 автобус иярли

Бүгенге көндә мөмкинлекләр күп, рейслар буенча мәгълүмат үзвакытында мессенджерлар аша халыкка җиткерелеп тора, ди ул.

Ачык йөзле, киң күңелле, тыйнак, “Кукмор-Транс” җәмгыятендә хезмәт куючы автобус шоферы Хәлим абый Гаязовны белмәүчеләр сирәктер. Ул – үз эшенең остасы гына түгел, ә күркәм холкы белән райондашларыбыз хөрмәтен яулаган кеше дә.

Танышым тумышы белән Купка авылыннан. Әтисе колхозда төрле эшләр башкара, шул чираттан тегермәнче була. Әнисе иң элек фермада, аннары балалар бакчасында хезмәт куя. Зур Сәрдекнең унъеллык мәктәбен тәмамлагач, Хәлим абый күмәк хуҗалыкка эшкә керә. Аннан аны автомәктәпкә укырга чакыралар. Биредә ул “С” категориясе буенча йөртү таныклыгы ала. “Аннары күрше Җәүдәт абыйда машинада йөк ташучы булып эшләдем. 1980 елның маенда армия сафларына алындым. Диңгездә 3 ел хезмәт иттем: башта Владивостокта, аннары Рус утравында”, – дип дәвам итә якташым. 

Армиядән кайткач, эш эзләп, Кукмарага килә ул. Сельхозхимиягә барып карый, анда күңеле ятмый. Аннан туганнары киңәше буенча автотранспорт хуҗалыгына килә. “Машина йөртү тәҗрибәм булмау сәбәпле, директор Самат Бариев мине эшкә слесарь итеп алды. Килгән көнемдә үк Хәбибулла абыйга ярдәм итәргә җибәрде. Ярты еллап хезмәт куйгач, әкренләп шоферларны отпуск ялында алыштыра башладым. Ул чакларда хуҗалыкта йөк машиналары гына иде. Көннәрдән беркөнне Самат Әхәт улы, бөтен яшьләрне җыеп алып, безне “Д” категориясенә укырга җибәрде. Эшкә өйрәткән остазларым – Хәммәт абый, Хәбибулла абыйларга бик рәхмәтлемен”, – ди Хәлим абый. 

Иң беренче автобусы КВЗ була аның. 42 ел дәверендә ул барлыгы 11 автобус иярли. Ә бит техниканың да үз холкы бар, җаена төшенәсе. Юлда йөргәндә төрле чак була. Күңелгә уелып калган хатирәләрне дә барладык.

“Берсендә Яңа ел көнне кичке рейс белән совхозга киттем. Кешеләрне төшердем. Кайтырга борылдым. Берзаман буран купты. Төркәш тирәсендә кар юлларны каплап бетерде. Кире менеп булмый. Көрәп тә карадым. Бәхетемә каршы, бер трактор күренде. Өстерәтеп карады, юк, кечкенә булганлыктан, көче җитмәде. Аннан совхоз директорына әйтеп, миңа зуррак трактор җибәрүләрен сорады әле ул. Озак та үтмәде, юлны чистартып төштеләр, өстәвенә мине озата да кайттылар. Шөкер, яхшы кешеләр күп тормышыбызда. Молтанга җиткәч, берзаман ягулык бетте. Бәйрәм көнне бар халык клубта. Өйдән-өйгә йөри торгач, бер миһербанлы абый 10 литр бензин бирде. Өлге тавын менгәндә Кукмарада салют аттыралар иде инде”, – дип елмая үз эшенең остасы. 

Кышкы чорга күчкәч, автобус рейслары тоткарлана башлый. Моның сәбәбе нидә дип кызыксындым. “Искерәк автобуслар артык салкын көннәрдә ватыла, шунлыктан ике рейсны бергә кушарга туры килә. Ләкин расписаниедән артта калсак та, маршрутны йөреп кайтабыз. Бүгенге көндә мөмкинлекләр күп, рейслар буенча мәгълүмат үзвакытында мессенджерлар аша халыкка җиткерелеп тора”, – диде Хәлим Гаязов.

Шушы көннәрдә генә районга тагын 3 автобус кайтты. Эшкә киләм, дигән яшьләргә барлык шартлар да тудырылган. Автобус ремонтын слесарьлар башкара, запчастьларга кытлык юк, диде танышым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев