Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

32 яшьлек Айназарның язмышы турында кинофильм төшерергә мөмкин

Ә сценарий аның мәктәпне тәмамлаган елыннан башланыр иде…

Айназарның Кукмарадагы элемтә телефоннары сату кибетенең берсендә эшләгән чорын хәтерлим әле: озын төз гәүдәле, чибәр егет, костюм-чалбардан. Аны күргән саен: «Их, ник укырга кермичә кайтып киткән, „коеп“ куйган офицер бит бу!» — дигән уй күңелгә килә иде. Әмма, кызганыч, кешене язмыш йөртә, диләр. Айназарның да язмышы башкаларныкына охшашлы түгел итеп язылган. Чит бер кешенең юләрлеге, ваемсызлыгы сәбәпле, инвалид коляскасына утырган Айназар бүген үзендә әлеге сынауларны үтәрлек көч табып яши. 

Айназар Шакиров:

"Кечкенәдән спорт белән шөгыльләндем. Волейбол, футбол, баскетбол уйный идем, соңгы елларда үзем өчен генә "Зилант«ка кул көрәше түгәрәгенә дә йөрдем. Әмма мәктәпне тәмамлаганда күңелемдә төгәл шул һөнәр буенча белем алам, дигән уй-фикер юк иде. Иптәш егет үзе белән бергә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Калининградтагы чик буе гаскәрләре институтына укырга керергә чакырды. Риза булдым. Әле ризалык биреп кенә эш бетми бит: иң элек Кукмарада, аннан Казандагы әлеге хезмәтнең идарәсендә, өченчесен — институтның үзенә баргач, медицина тикшеренүләре узарга кирәк. Шулар нәтиҗәсендә сәламәтлегең уңай яктан бәяләнсә генә имтиханнарга кертеләсең. Икебез дә бу этапларны яхшы үттек. Әмма дустым Калининградка барып урнашуга өйгә кайтасым килә, диде дә китте. Ә мин аны озаткач югалып калдым, ахрысы. Бер атнадан институтта керү имтиханнары башланды. Һәм... математикадан имтиханны махсус начар итеп яздым. Шундый катлаулы медицина тикшеренүләрен җиңеп чыга алуым да, ерак юлларны узып килүем дә туктата алмады мине. Әдәби әсәрләрне укырга яратмасам да, мәктәптә укыганда исәпләү, анализлау, чутлау эшләрен ярата идем, ягъни математикада әйбәт «йөздем». Махсус начар эшләгәнемне белгәнгә күрә, хәтта яныма психологлар да килде".

Айназар кире Казанга аяк басуга, юл сумкасын тимер юл вокзалының саклау бүлегендә калдыра да шул ук көнне КХТИга документларын тапшыра. Әнисе Светлана ханым исә КАИда да яңа факультет ачылганын әйтә. Нәкъ менә Айназар кызыксына торган нанотехнологияләр факультеты була ул. Озак та үтми, укырга кердегез, дигән хәбәр алына һәм шунда ук әлеге факультет ябылды, дигәне дә килә. Нәтиҗәдә Айназарны самолетлар төзү факультетына күчерәләр. Беренче көннәрдән үк ул салкын тиеп авырый башлый, анысы да бер айга ук сузыла. Әлбәттә, беренче курс егетенә иптәшләрен куып җитү авыр була, академик ял алып, Айназар икенче елны шушы ук уку йортының машина төзү факультетына укырга керә. 

Айназар Шакиров: "Укыйм, белем алыйм дип, ныклап тырышмадым алай. Күбрәк тулай торак тормышы кызыксындырды. Ярты елдан соң аны да ташладым. Әти белән моңа кадәр дә "шабашка"ларда йөрдем, шуңа тотындым. Дустым белән читтән торып социаль гуманитар белем бирү институтына менеджмент белгечлегенә укырга кердем. Шул вакытта ничектер Нократ Аланындагы балалар лагерена урнашып, җәй көне шунда эшләдек. Ә 2011 елда Кукмарадагы элемтә телефоннары сату кибетенә урнаштым.

2012 елның 14 октябрь иртәсе, сәгать 3ләр тирәсе. Айназарга — 21 яшь. Бу төнне яшьлек энергиясе «янып», ташып торган егетнең бер мизгел эчендә тормышының өсте аска әйләнә. Очрашып йөри торган кызы белән балалар лагеренда бергә эшләгән дуслары оештырган бәйрәмнән кайтып барышлары була. Красная Поляна бистәсен узгач, Айназар бик тә арыганлыгын, рульдә йокыга китү мөмкинлеге куркынычын аңлап, юл кырыендагы махсус буш урынга машинасын куеп ял итеп алырга уйлый. Башка шоферлар да күрсен өчен, уты янып торучы багана янында туктый ул. Әмма 130 чакрым тизлек белән килүче, соңыннан медицина тикшеренүеннән баш тарткан, Красная Поляна бистәсеннән булган бер яшь егет ВАЗ-2114 автомобиле белән аның машинасының шофер ягына килеп бәрелә... 

Айназар Шакиров:

«Машинаны, югыйсә, берәр юләре күрми калмасын дип, махсус якты урынга куйган идем: юләр барыбер „тотты“. Килеп бәрелү мизгелендә йокыдан уянганны гына хәтерлим. Ул безнең машинаны якынча 50 метр ераклыкка аткан иде. Телефонны алып, иптәшләремә хәбәр итим әле дип, артка таба үрелүгә „кырт“ иткән тавыш чыкты да селкенә алмадым. Юлдан үтүче башка егетләр „Ашыгыч ярдәм“ чакырдылар һәм, мине Казанга барып җитә алмый дип, „кукурузник“ самолеты белән Киров шәһәренә алып киттеләр. Куелган диагнозлар буенча инде исән каласы кеше булмаганмын. Юлдашым аягында йөрсә дә, авыр җәрәхәтләр алган иде. Кировта миңа ике операция ясадылар. Умыртка буйлап 3-4 кабыргам сынган. Баш сөяген кисеп, җыелган канны чистартканнар, умыртка сөягем сынып, сөяк кыйпылчыклары арка миенә кадалганлыктан, аны чистартып, шунда ике титан пластинканы алты болт белән беркеткәннәр. Анда бер ай яттым. Өйдәгеләр туганнар, танышлар аша сөйләшеп, аннан соң Казандагы дәваханәгә күчерделәр. Табиблар бар да яхшы, тернәкләнү өчен бер атнадан шифаханәгә китәсең, дигәннәр иде, әмма катетерны алыштырганда инфекция керттеләр. Нәтиҗәдә мин тернәкләнүгә бара алмыйча ноябрьдән февральгә кадәр әлеге дәваханәдә яттым. Авыр булды... Бәлки авариядән соң егетләрнең мине машинадан дөрес итеп тартып алмаулары, яки инфекция нәтиҗәсендә тора алмаганлыктан, мускулларның хәрәкәтсез булулары сәбәплеме, бүгенге көндә мин инвалид коляскасында йөрим. Югыйсә, Киров табиблары ярты елдан аягыңа басачаксың дип озатканнар иде. Бер елдан баш капкачын ачып, анда тагын пластинка куйдылар. Аркам авырта инде, әмма мин ияләндем. Дарулар да эчмим. Кировта ятканда ун көн рәттән „блокада“ куялар иде. Мондый хәлдәге кеше ничек авыртуын тоймый икән дип гаҗәпләнә идем. Миңа башка укол ясамагыз әле, халәтемне беләсем килә дип әйттем. Шул көнне ничек сызланганымны үзем генә беләм. Түздем. Бер тапкыр гына кадаттым да башка укол ясаттырмадым». 


Айназарга хәзер 32 яшь. Ә моннан 10 ел элек ярты елдан соң аягыңа баса алмаганын күргәч, ул үз-үзенә урын таба алмый, яшисе килми башлый... Аны төрле уйлар бимазалый. Беркем белән дә сөйләшәсе килмәгәнлектән, үз эченә бикләнә, кешеләр белән аралашмый. 

Айназар Шакиров: «Янымда берничә дустым гына калды. Алар минем төрле көйсезләнүләремә дә, дорфа һәм тупас итеп сөйләшкәнемә дә түзделәр. Депрессиягә бирелдем. Аеруча өйдәгеләргә авыр иде, аларга нәрсәләр күрсәткәнемне беркем дә күрмәде, «котырганнарым» төрлечә булды: әйберләрне тотып ату, вату-җимерү, дисеңме... Төрлечә кыландым. Чөнки ул вакытта язмышымның сынганын аңлаган идем инде. Бик күп вакытны ятып уздырдым. Алдыма компьютерны куеп, тормышыма беркемне дә кертмәс өчен, виртуаль дөньяга кереп китә идем. Кешеләрдән атнага дүрт-биш тапкыр кайчан аякка басасың инде, дигән сорауны ишетү дә күңелгә тия иде. Эмоциональ хисләрне тагын да уятып җибәрә иде ул сорау. Коляскада йөргән килеш эчтем дә, тарттым да. Чөнки миңа барыбер иде инде. Кыскасы, дүрт-биш ел эчендә "чокыр«да булдым. Биш елдан соң күңелемә үземне кулга алырга, нәрсә дә булса эшләргә кирәк, дигән фикер килде. Хәрәкәтләнә, үз өстемдә эшли башладым. Шунысы да бар: минем кебек тормышта авыр хәлләргә юлыгучылар бу этапны барыбер үтәләр, кемдер беренче мәлдә җиңел кичерсә дә, соңыннан тулысынча «сына», эчә башлый, үлеп тә китә. Хәзер шуны уйлыйм: ул "чокыр"дан иртәрәк тә чыгасым калган. Бу чорны кыскартырга да була иде. Әлбәттә, Калининградта укырга керә алган булсам, Казанда укысам, бүген бу халәттә булмас идем, дигән уйлар да килә. Хезмәт һәм мәшгульлек бюросына исәпкә бастым. Әмма Кукмарада минем кебек физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен эш табуы авыр икән. Эш булмаганлыктан, анда программалаштыру буенча курсларда укып чыктым. Чөнки миңа компьютерлар белән бәйле бар нәрсә дә кызык. Уку ахырында, август аенда район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил абый Нигъмәтҗанов шалтыратып, үзләренә эшкә чакырды. Декабрь аенда уңайлы мохит белгечлеге буенча укырга китәсем бар«. 

Айназар бүгенге көндә гаиләле. Улы һәм кызы үсеп килә, хатыны балалар бакчасында эшли. Улы да спорт белән шөгыльләнә, чаңгы, җиңел атлетика ярышларында катнаша. Моннан 3 ел элек машина алып йөртә башлаган. Киләчәккә планнары, уйлары белән дә кызыксынган соравыма: «Белмим, әйтә алмыйм, хәзер яшәгәнгә рәхәтләнеп яшим», — диде ул. Шулай ук көннәрдән беркөнне яңа технологияләр нәтиҗәсендә аягына басарга да өметләнә Айназар. Анысы да насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев