Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

27.07. Хәния үлгән көн...

"Күкрәгемдә җаным ничек, мин сезне шулай күрәм", - дип җырлый иде ул...

 

Аның кебек тамашачыны, гомумән кешеләрне яраткан тагын кем бар икән... Һәркемгә аерым җылы сүзләр таба белә иде ул, башка беркемгә дә әйтмәгән йөрәк сүзләрен. Үзе нәфис, үзе чая, үзе үткер, үзе назлы...

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Хәния Фәхрислам кызын яратмаган кеше булмагандыр. Әмма барыбер яратып бетермәдек кебек, тиешле хөрмәтне күрсәтеп бетерә алмадык. Әллә шуңа күзләреңдәге нур аша сагыш ачысы да күренеп кала иде микән, Сандугач?

Хәния Фәрхинең үлгән көнендә рухын дога белән искә алыйк.

"Ике ел ятим без... Ике ел сагыш утында...

Йолдызлы сукмактан киттең син,

Югалтты күк - күркен, җир - ямен.

Мин синле, бәхетле елларны

Син яткан кабергә җирләдем...", - дип язган Нурлан Ганиев.

Бәхеткә, хәтерне җирләп булмый, ул үзебез яшәгәндә һәрвакыт йөрәктә.

Кызыл таң

фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев