2024 елда Кукмара районында туристик маршрутлар буенча 15758 кунак теркәлгән
Районда туризмны тагын да киңрәк җәелдерү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе дип әйтү дөрес булыр, чөнки ул — социаль-икътисадый үсешне әйдәп баручы локомотивларның берсе.
Районнан читкә китеп аралашканда мин — Кукмарадан, дисәң, «Кукмара итекләре, табалары, беләбез, беләбез», — дип әйтми калучысы сирәк. Шөкер, беләләр, таныйлар Кукмараны. Шуңа күрә шәһәребез белән танышырга килүчеләр саны да елдан-ел арта бара.
Әйтик, экскурсияләр үткәрүгә җаваплы Кукмара туган төбәкне өйрәнү музееннан алынган мәгълүматларга караганда, быелның 11 аена туристик маршрутлар буенча 15758 кунак теркәлгән. Ә узган ел бу вакытка районда 14362 турист кабул ителгән. Моннан тыш, үзләре генә Кукмарага килеп танышып йөрүчеләр дә шактый.
Районда туризмны тагын да киңрәк җәелдерү көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе дип әйтү дөрес булыр, чөнки ул — социаль-икътисадый үсешне әйдәп баручы локомотивларның берсе. Туризмны үстерү, агымдагы мәсьәләләрне хәл итү юлларын өйрәнү буенча район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендә үткән чираттагы киңәшмәдә дә төбәгебездә туристларны кабул итү өчен тиешле шартлар булдыру турында фикерләшү һәм яңа туризм юнәлешләрен, маршрутларын ачыклау хакында сүз барды.
«Һәр килгән төркемнең теләкләрен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, индивидуаль маршрутлар төзибез, аларга металл савыт-сабалар заводына, музейга экскурсия, мастер-класслар тәкъдим итәбез. Теләүчеләр чиркәү-мәчетләргә керә. Нурминкә яр буенда, Ленин паркында, бертуган Комаровлар йортлары территорияләрендә шәһәребез тарихы белән таныштырабыз. Җәйге чорда исә туристларның яраткан урыны Зур Кукмарадагы каньон булды, әмма өлкән буынга бирегә кадәр җәяү килеп җитү авыррак», — ди Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Рамилә Хәсәнова.
Киңәшмәдә бүгенге көн кадагында торган мәсьәләләргә тукталдылар. Әйтик, туристлар өчен туклану, тукталу урыннары аз булу — шуларның иң мөһиме. Кунаклар күбрәк халкыбызның милли һәм Кукмара төбәге өчен генә хас булган ризыкларга өстенлек бирә икән, әмма аларны тәкъдим итү әлегә җайга салынмаган. Шулай ук туристларның теләкләре: безнең районда җитештерелгән продукцияләрнең бер генә ноктадан сатып алу мөмкинлеге. Районга килүчеләр төбәгебезнең яшәешенә кагылышлы сувенирларны бик теләп алалар икән. Димәк, бу уңайдан мәгариф учреждениеләрен тагын да киңрәк җәлеп итәргә, аларга күбрәк акча эшләү мөмкинлеге бирергә була.
Киңәшмә эшендә район хакимияте вәкилләре, оешма-учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, кайбер җирлек башлыклары катнашты. Сөйләшү барышында шактый гына кызыклы тәкъдимнәр әйтелде. Әлеге тәкъдимнәр һәм алда әйтеп үтелгән фикерләрнең барысы да исәпкә алынып, киңәшмә беркетмәсенә теркәлде.
«Районда туризм буенча „боз кузгалды“, алга китеш бар, сораулар күп, барысы белән дә җитди шөгыльләнергә, рекламалау ягын да онытмаска кирәк, әмма бу эш заман таләпләре буенча башкарылырга тиеш. Әмма без аларны этаплап-этаплап, финанс мөмкинлекләренә карап башкарачакбыз. Һәм шуны да читкә куярга ярамый: җирле хакимият белән эшмәкәрләр кулга-кул тотынып, бер юнәлештә атларга тиеш. Шунсыз алга китеш булмаячак», — диде район башлыгы, нәтиҗә ясап.
фото: Кукмара туган якны өйрәнү музее
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев