Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе күпмегә арткан?

Быел Татарстаннан 1800 мөселман хаҗ кылачак

2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе 5-7 процентка арткан. Бу валюта һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле.

Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән.

Согуд Гарәбстаны тарафыннан кертелгән камилләштерелгән электрон виза системасына бәйле Россия хаҗилары өчен виза алу җиңеләйтеләчәк.

Татарстанның рәсми хаҗ операторы белдерүенчә, быел Татарстанда, узган еллар белән чагыштырганда, хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә.

Хәзерге вакытта хаҗ сезоны башланганчы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы мөселманнар өчен гомрә сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Якын арада гомрәгә берничә төркем җибәрү планлаштырыла.

Татар-информ

Фото: Шамиль Садыков

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk