Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1975 ел: Кузьминнар гаиләсендә 3 игезәк сабый дөньяга килә

    Табигать игезәкләргә төрле буяулар биргән: Александрга - аксыл, Олегка - җирән, Маринага - кара төс

    Бәби туу – әти-әнисе, әби-бабалары, туганнары өчен зур сөенеч. Ә менә берьюлы өч бәби дөньяга килү – өчләтә шатлык һәм өчләтә мәшәкать, дигән сүз. Хәер, бик сирәк һәм могҗизага тиң күренеш ул өч игезәкнең тууы. Балды-Кенә авылында яшәүче Антонида һәм Петр Кузьминнарга әнә шундый бәхет елмайган.

    1975 ел бу. Яшь гаиләнең инде Андрей исемле дүрт яшьлек малайлары була, икенче бәби тууын көтәләр.

    - Эчем бик зур иде, - ди Антонида Евгеньевна, йөкле вакытын  исенә төшереп. - Ул чагында УЗИлар юк бит. Эчеңдә су күптер, шуңа күрә сыеклыкны әзрәк эчәргә тырыш, дип киңәш бирде акушер-гинеколог. Тамагым гел кибә иде, бигрәк тә мунча керенгәннән соң. Баламны тудыргач, туйганчы су эчәрмен, дип хыялландым.

    Аңарчы бәби табу бүлегендә бер ай буе табиблар күзәтүе астында булырга туры килә әле. Ә инде тулгагы башланып, махсус ятакка менеп яткач... акушер-гинекологның күзләрендә ул гаҗәпләнү күрә.

    - Бер-бер артлы ике малай таптым, - дип дәвам итә сөйләвен әңгәмәдәшем. – Шуннан соң көчәнүдән туктадым, табиб та чыгып китәргә җыенды. Әмма ишеккә җитәрәк, борылып карады һәм барысын аңлады. Өченче балам - кызымны наркоз астында тудырттылар. Мин наркоздан бик курка идем, шуның тәэсире астында: “Хуш, якты дөнья!” - дип кычкырганымны сизми дә калдым. Ә инде айныгач, исән икәнлегемне аңлап, елап җибәрдем. Өч игезәк табуым шунда гына аңыма барып җитте. 

    - Тормыш иптәшегез бу хәлне ничек кабул итте?

    - Петр ул чагында Нырья мәктәбендә эшли иде, янәшәсендә генә - почта, дәваханәдән шунда шалтыратып хәбәр иткәннәр (авылда телефон юк иде әле). Ышанырга да, ышанмаска да белмәгән ирем. Икенче көнне үк килеп җиткән. Тимер юл буйлап 25 чакрым араны йөгереп үткән. Шуннан аңлагыз инде.

    - Өч сабыегыз белән өйгә ничек кайта алдыгыз?

    - Район мәгариф бүлегенең ул вакыттагы  җитәкчесе Әнвәр Садыйк улы шәхсән үзе һәм бухгалтеры Ләмига апа эш машинасында кайтарып куйдылар. Ашыгыч ярдәм машинасында балалар табибы да озатты. Алар сабыйларыбызны үстерү өчен шартлар нинди булуы белән кызыксындылар. Безнең өй исә яңа, иркен иде.

    Бәбиләргә Александр, Олег, Марина дигән исемнәрне биргәннәр. Аларга күз салырга авылдашлары да кергән. Каенана Екатерина Павловна гына артык гаҗәпләнмәгән, чөнки үзе дә ике тапкыр икешәр игезәк тудырган булган. Кызганыч, алардан берсе - Петр гына исән калган, башкалары гомерле булмаган. 

    Берьюлы өч бәбине карау, тәрбияләү җиңел булмаган, билгеле. Төнлә, әйтик, берсе елый башласа, калганнары кушылган, төн буе йокламаган чаклары да булган. Ярый әле каенанасы, каенатасы,  иренең сеңлесе карарга булышканнар.

    - Бәбиләр өчен кирәк-яракларга кытлык чак, - дип, үткәннәрне барлый Антонида ханым. -  Имезлекләрне беркайдан табып булмый, анысын иремнең Казандагы апасына куша идек. Телефоннар юк вакыт, хат язып салабыз, ул таныш-белешләре аша юнәтә. Сатуда имезлек өчен махсус шешәләр дә булмады. Ә балалар азыгын ирем Казаннан зур рюкзак белән тутырып алып кайта иде. Бәбиләргә шулай ук җиләк-җимеш пюресы, сыек кына манный боткасы ашаттык. Кечкенәрәк гәүдәле булганлыктан, бигрәк тә беренчесен - Александрны ныграк тукландырырга тырыштым. Кызымның исән калуы икеле, дигәннәр иде, ул да тернәкләнде.

    Антонида ханым дүрт бала әнисе генә түгел, Глазово педагогика институтының 3 курс студенты да була бит әле. Кайберәүләр аңа академик ял алырга киңәш итә, курсташлары исә, бездән калышма, диләр. Шулай итеп, ул, җиде айлык игезәкләрен өйдәгеләр карамагына калдырып, бер айга сессиягә барып кайта. Абау, ничек өлгерәсең өч бәбине карарга, безнең бер бала булып та чак җитешәбез әле, дип гаҗәпләнгән курсташ хатын-кызлары.

    - Игезәкләр бер-берсенә охшаганнардыр, аерып та булмагандыр инде, - дип кызыксынам.

    - Алай түгел:  Александр – аксыл чырайлы, Олег – җирән, ә кызыбыз әтисе кебек кара чәчле. Табигать аларны төрле төсләргә “буяган”, - дип елмая әңгәмәдәшем. - Шөкер, барысы да исән-сау булып үстеләр, тормышта үз урыннарын таптылар, гаиләләре, балалары бар. Игезәкләр дүрт яшькә җиткәч, төпчек улым Павелны таптым әле. Биш бала үстердек.

    Ярата Антонида ханым балаларны: үзенекен дә, башкаларныкын да. Шуңа күрә укытучы һөнәрен сайлап, утыз алты ел буе шул хезмәтенә тугры калган.

    фото: гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: