1938 ел: колхозчыларны нәрсә борчый?
95 еллык тарихы булган район газетасы төпләмәләрен саклык белән генә кулга алып, аның белән танышуны дәвам итәбез.
Яңалифтә латин алфавитына нигезләнеп язылган текстларны укырга җиңел түгел, әмма үткәннәр белән танышу шуның кадәр кызыклы. Газеталарның алдагы битләре сәяси темаларга кагылышлы булса, аларда партия карарлары, төрле өндәмәләр бирелсә, дүртенче битендә авыл хуҗалыгы, колхоз тормышы яктыртылган. Алар вак-вак хәбәрләр формасында урын алган.
«Сираҗетдин бабай үрнәк күрсәтә» дигән баш исем белән бирелгән язмада ике генә җөмлә бар. «Тәмәй авылы „Кустар“ колхозы өчен Сираҗетдин бабай Шәмсетдинов басуга тирес чыгаруда эшли. Ул көнлек норманы һәрвакыт 150 процентка үтәп бара», — дигән әлеге кыска гына хәбәрне укып та бөтен картинаны күзаллап була. Бу темага тагын бер хәбәр: «Кызыл юл» колхозының 5нче бригадасы кырга тирес чыгару буенча беренче урынны тота. Бригада колхозчылары көндәлек норманы һәрвакыт арттырып үтиләр. Тирес чыгару буенча график тулысынча үтәлә. 9 мартка 40 йөк урынына 77 йөк тирес чыгарылды. Бу бригада члены Гариф Зарипов 12 йөк урынына һәр көн 22шәр йөк тирес чыгара. Бу бригада 642 йөк тирес чыгарды инде. Хафизов«. Күрәсездер, тирес һәм чыгара дигән сүзләр еш кабатлана. Тирес ат арбасындамы, әллә трактор чанасы белән чыгарылдымы икән, дигән сорау гына ачык калды.
Күрше районнан да белдерү килгән. «Тәкәнеш районы, Нырты совхозы колхозлардан, колхозчылардан һәм аерым хуҗалыклардан балавыз, сүс һәм эретелгән балавыздан ясалма балавыз эшләп чыгарырга заказ кабул итә. Бәясе — килограммы 2 сум. Нырты совхозы дирекциясе».
Сүс дигәннән, бер хәбәргә тукталыйк әле. Колхоз исемен, андагы «герой»ларның фамилиясен күрсәтеп тормыйбыз. «Колхоз председателе, кладовщик, лаборант һәм завхоз Китәк базарына барып, көне буе эчеп яталар. Алар колхозның сүс саткан акчасын эчеп туздыралар. Бу көнне кладовщик һәм лаборант булмавы аркасында орлык чистарту туктатылды. Кладовщик орлык чистартучы хатын-кызларны сүгә. Аларны эштән куа. Район суд бүлеге колхоз җитәкчелегенә карата тиешле нәтиҗә ясарга тиеш. Колхозчы».
Авторы Колхозчы дип кенә куелган тагын бер хәбәр бирелгән бу номерга. «... колхозында җавапсызлык һәм хуҗасызлык хөкем сөрә. Югалтулар күп. Мәсәлән, Юсупов бригадасының бер данә парлы плугы һәм Хурамшин бригадасының тырмасы ватылды. Колхозчы». Чын исеме ничек икән әлеге авторның? Ул елларда мәгълүматлар урынга барып тикшерелеп тормыйча да газетага бирелгән икән.
Тагын бер хәбәр колхозчылар исеменнән килгән.
«Кино көтәбез. Байлангар колхозы председателе... колхозчыларга культура хезмәте күрсәтү турында бөтенләй кайгыртмый. Ел башыннан бирле колхозчыларга бер мәртәбә дә кино күрсәтелгәне юк. Кино күрсәтү өчен договор да төзелмәгән. Тарлау колхозында да кинокартиналар күрсәтелми. Колхозчылар кино килүен көтәләр. Бу турыда колхоз җитәкчелеге кайгыртырга тиештер».
Газетаның киләсе санында күзәтүне 1939 елдан дәвам итәрбез.
фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев