Кукмарада «Балкыш» фестиваленең зона этабы уза
Әлеге зур чарада республиканың биш районы – Кукмара, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Сабадан үзешчән ветеран артистлар катнаша.
Район Мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның «Балкыш» VII республика фестиваленең дүртенче зона этабы узды. Әлеге зур чарада республиканың биш районы – Кукмара, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Сабадан үзешчән ветеран артистлар катнашты.
Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләп, аларга уңышлар теләде. Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков исә зона этабының биредә җиденче тапкыр уздырылуын билгеләп үтте һәм кукмаралыларга кунакчыллык өчен рәхмәтен белдерде.
«Әлегә кадәр сайлап алу концертлары Алексеевск, Әлмәт, Буада узды. Өлкәннәр фестивальне көтеп ала, монда без бер гаилә кебек. Үзешчән артистларыбыз аңа бар күңелләрен биреп әзерләнә, репетицияләр вакытында очраша, аралаша, бу өлкәннәрнең тормышында бер стимул булып тора. Чөнки әлеге мизгелләр күпмедер вакытка булса да авырулар һәм мәшәкатьләреннән онытылып торырга ярдәм итә», - диде ул.
«Балкыш» фестивален кукмаралылар башлап җибәрде. Зур Сәрдек авылыннан Рәмзия апа Хөсәенованың аһәңле, матур тавышы һәркемне җыр-моң дөньясына алып кереп китте.
Югары Чура авылыннан килгән «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле 1994 елда оешып, эшчәнлеген башлап җибәргән. Анастасия Тукачева анда 1994 елдан бирле йөри икән.
«Авылда бер генә бәйрәм дә бездән башка узмыйдыр. Шулай ук районда үткәрелә торган чараларда чыгыш ясыйбыз, Свердловск, Оренбург өлкәләрендә булган бар, Казанда узган универсиадада да катнашкан идек. Ансамбльгә күбесенчә мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган кешеләр йөри, шулай ук башка һөнәр ияләре дә бар, мәсәлән, мин үзем – фельдшер. Җырларга-биергә теләге булган һәркемгә ишекләр һәрвакыт ачык», - диде ул.
Фестивальгә Сабадан килгән 79 яшьлек Вилорик Вәлиуллин кулыннан бер дә гармунын төшермәде. Шулай булмый ни, ул аның балачагыннан аерылгысыз дусты икән.
«Моннан алтмыш ел элек мин шушы мәдәният йортында гармунчы булып хезмәт юлымны башлап җибәргән идем. Бик күңелле эшләдек, сагынып искә алам ул вакытларны, күрше өлкәләргә барып, концертлар куеп йөри идек. Мәдәният йортының каршысында гына йортлар бар иде, шунда Бану апада яшәдем. Өч елдан соң эшемне Тәкәнештә дәвам иттем. 1963 елны без, ике тракторга төялеп, яшьләр белән Сабага комсомол конференциясенә концерт куярга бардык. Анда башка баянчы юк иде, мин барысын да җырлаттым-биеттем. Шуннан соң райокомның беренче секретаре белән район Башкарма комитеты рәисе мине Сабада калырга чакырдылар. Шул чактан бирле шунда гомер итәм, пенсиягә чыкканнан соң да 12 елдан артык мәдәният өлкәсендә хезмәт куйдым. Миңа беренче гармунны дүрт яшемдә алдылар, башта ватып бетерер дип бирмичә торганнар, безгә кергәч, күрше абыйсы гына анда уйный торган иде. Шулай берсендә аны тыңлап утырганда бармакларым селкендеме икән соң, белмим, ул миңа гармунны тоттырды. Ул уйнаган көйне уйнадым да бирдем. “Энем, бу “Кошлар кебек” дигән көй булыр”, - диде. Бу вакытта миңа дүрт яшь ярым булгандыр. Шуннан соң башка миннән гармунны яшермәделәр», - диде Вилорик Вәлиуллин.
Вилорик абый күрше районга күченгәч тә Кукмара белән араны өзмәдем, дип сөйләде. Сабада эшләгәндә дә бирегә концертлар куярга килгәннәр, «Балкыш» фестивалендә генә дә дүрт-бишенче тапкыр катнашуы икән.
Саба районыннан килгән «Гөлбакча» ретро-җыр ансамбленә йөрүче ханымнар белән дә аралаштык.
«Рәйсә Имамиева төзегән ансамблебезгә җиде ел йөрибез инде. Арабызда төрле һөнәр ияләре: укытучылар, тәрбиячеләр бар. Үзебезнең районның барлык мәдәният учакларында да чыгыш ясыйбыз, шулай ук республикакүләм чараларда да катнашабыз. Күптән түгел генә Казандагы Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында оештырылган онлайн концертта чыгыш ясадык, Сабантуйлар үткәрелмәгән елда безне төшереп, ТНВ каналыннан да күрсәттеләр. Әлеге фестивальдә өченче тапкыр чыгыш ясыйбыз. Олы яшьтә булсак та, бүген бирегә бик теләп, сөенеп килдек, кукмаралылар яхшы, җылы кабул иттеләр. Безнең өчен фестивальдә җиңүгә караганда катнашу мөһимрәк. Кешеләр белән аралашу, дусларыбыз белән күрешү, башкаларның чыгышларын карау бик күңелле бит», - дип сөйләде Рузалия Фазылова.
Ветеран-артислар елларга бирешми: җыр-моң чишмәләре саекмый, дәртле биюләре белән дә сокландыралар, үзләре нәфис сүзгә дә оста. Җиңүчеләрне алга таба Гала-концерт көтә.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев