Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар «Җиңү диктанты» акциясенә кушылды

«Җиңү диктанты» акциясендә катнашучыларны Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

Кукмара районыннан йөз кеше Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган «Җиңү диктанты» дигән Бөтенроссия тарихи диктантында катнашты. Ул Манзарас мәктәбе һәм Зур Сәрдек гимназиясе базасында үтте, шулай ук диктантны дистанцион рәвештә дә язарга мөмкин иде.

Диктант язар алдыннан үзешчән артистлар анда катнашучыларны концерт программасы белән сөендерделәр. Шулай ук кунакларны Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

«“Җиңү диктанты” кебек чаралар нәтиҗәсендә, үсеп килүче буын ата-бабаларыбызның батырлыклары турында истәлекләрне саклап калачак», - дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Тестны БДИ белән чагыштырырга була, чөнки сораулар диктант башланырга берничә минут кала билгеле булды. Тестта 25 сорау, аларга 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Барлык биремнәр дә Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле иде.

Беренчеләрдән булып, диктантны Поч. Сутер урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Альбина Ермолаева язып бетерде.

«Минем өчен “Җиңү диктанты” - бик дулкынландыргыч мизгел. Мондый чаралар бик мөһим һәм урынлы. Тарихыбызны белергә, истә тотарга, буыннан-буынга тапшырырга кирәк. Үсеп килүче буын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең безнең илгә нинди кыйммәтләр белән бирелгәнен белергә тиеш», - диде Альбина Ермолаева.

Чара ахырында катнашучыларга истәлек дипломнары тапшырылды.

<iframe width="560" height="315" src="https://www.youtube.com/embed/8nMVDWtGqiY" title="YouTube video player" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; clipboard-write; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев