Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының Камышлы авылында Ял паркы ачылды

Парк «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча бирелгән грант акчаларына эшләнгән.

1 декабрь – «Бердәм Россия» партиясенең туган көнендә Камышлы авылында сөенечле вакыйга булды: ял паркы ачылды.

Чарада якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллина, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәриповлар катнашты.

«2020 ел юбилейларга бай булды. Без аларның һәрберсен матур итеп уздырырга тырыштык. Пандемия булуга карамастан, күп кенә программалар эшләде һәм яңа объектлар сафка басты. Узган атнада районның Мәмәшир, Березняк авылларында бик матур һәйкәлләр ачкан идек, бер атна да узмады, без кабат - Кукмарада. Балалар һәм спорт мәйданчыклары ул һәркем өчен дә зур шатлык. Әлеге объектка һәрберегезнең өлеше кергәндер. Исән-сау булырга, сәламәтлекне сакларга, ял паркына килеп ял итәргә, спорт белән шөгыльләнергә язсын», - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.

Ял паркы клуб территориясенә урнашкан. Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы буенча бирелгән грант акчаларына эшләнгән. Җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов сүзләренә караганда, ял паркы спорт һәм балалар зонасын үз эченә ала.

«Безгә быел өч грант бирелде. Шуның берсе Березнякта һәйкәл төзекләндерүгә тотылган булса, икенчесен Камышлыда ял зонасы төзү өчен файдаландык, ә өченчесенә хоккей мәйданчыгы ясау планлаштырыла. Яңа елга кадәр җиһазлары кайтса, бозны катырып, турнирлар да башлап җибәрергә исәп. Балалар зонасында атынгыч һәм шугалаклар куелды. Спорт мәйданчыгында баскетбол һәм волейбол уйнау өчен мөмкинлекләр тудырылды. Шулай ук тренажерлар да урнаштырылды. Эшләрне Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге “Стройком” оешмасы хезмәткәрләре башкарды. Территорияне төзекләндереп, керү юллары ясап, брусчаткалар җәйгәннән соң ял паркы тагын да матурланып китте. Булганны саклап тотсак иде», - ди Рөстәм Шәрипов.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk