Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара урманчылыгында ел башыннан 20 гектар мәйданда агач үсентеләре утыртылды

Кукмара участогында урманнар 5813 гектар мәйданны тәшкил итә.

Районыбыз территориясендә  шактый мәйданнарны урман фонды алып тора. Кукмара, Лубян урманчылыгы тарафыннан табигать байлыгын саклау, яклау, гомумән, яшелләндерү буенча зур хезмәт башкарыла. Шулай ук шәһәр, авыл җирлекләре дә әлеге изге эштән читтә калмый.

Кукмара участогында урманнар 5813 гектар мәйданны тәшкил итә. Урманчы ярдәмчесе Илфат Ибраһимовның сүзләренә караганда, урманчылыкта барлыгы 24 кеше хезмәт куя. Бүгенге көндә участок хезмәткәрләре Мамадыш районында агач утырту белән шөгыльләнә.

«Ел башыннан план нигезендә урманчылыкта 20 гектар мәйданда агач үсентеләре утыртылды. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, җирлекләр эшчәнлек алып бара, куллана алмый торган җирләрне биш елга үзебезнең карамакка алып, яшелләндерү белән шөгыльләнәбез. Вакыты тулганнан соң, әлеге мәйданнар хуҗаларына кире кайтарыла, әмма безнең контрольдән төшми.  Быел шундый 102 гектар мәйданда эш башкарылды: Поч.Кучук җирлегендә  – 30,9, Туембашта – 71 гектар. Үсентеләрне сайлаганда бездәге табигать шартларына туры килгәннәренә өстенлек бирәбез, аеруча чыршы, нарат, сәрви (акация), каен күп урын алып тора», – диде ул.

Агач утыртудан тыш, урманнарны чистарту белән дә шөгыльләнәләр. Быел дәүләт заданиесе буенча әлеге эш 225 гектар мәйданда башкарылырга тиеш булган, хәзерге вакытта шуның 60 гектары калып бара, дип сөйләде Илфат Ибраһимов. Шулай ук урманчылык ел саен табигать байлыклары:  үсемлек җимешләре, яфракларын җыеп, Саба Лесхозындагы фиточәй ясаучы оешмага илтеп тапшыра.

Лубян  урманчылыгы исә 13 мең гектардан артык мәйданны били. Биредә агач утырту эшенең төп өлеше 35 гектар җирдә  яз көне башкарылган. Көзен исә бу хезмәткә өстәмә 10 гектар бүлеп бирелгән.

«Агач утыртуга бераз яңгырлар явып үткәннән соң керешәчәкбез, чөнки коры  вакытта үсентеләргә тернәкләнеп китү авыр булачак. Күбесенчә, ылыслы агачлардан нарат, чыршы, карагач үстерәбез. Үзебезнең 6,5 гектар мәйданда питомнигыбыз бар. Ул урманчылыкны тулысынча үсентеләр белән тәэмин итә. Коллективыбызда алты кеше эшли. Шулай ук без Лубян урман-техник көллияте, быел гына оешкан Лубян  өйрәнү-сынау  урман хуҗалыгы учреждениесе белән тыгыз элемтәдә торабыз», - диде Лубян урман хуҗалыгы урманчысы Фәрдүс Хәбибрахманов.

Соңгы елларда шәһәребездә дә яшелләндерү, табигатьне саклау буенча бик күп хезмәт куела, төзекләндерелгән урам, паркларга яшь агачлар утыртыла. Бу эшләр башлыча «Чиста шәһәр» оешмасына йөкләнгән.

«Көзен агачлар, гадәттә, октябрь айларында утыртыла. Хәзерге вакытта исә үсентеләрне барлау, әзерләү эшләре алып барабыз. Шуңа күрә агач үсентеләре булмаган килеш кайда нәрсә утыртачагыбызны төгәл әйтү мөмкин түгел. Гомумән алганда, икенче мәктәп каршында төзекләндерелә торган Комаровларның кунак ишегалды паркын яшелләндерү, Нурминкә яр буен ныгыту максатында – үсентеләр, ә Маяковский урамындагы тротуар буена кечкенә куаклар утырту планлаштырыла. Моннан тыш, үткән елларны утыртылган үсентеләр арасында корыганнары бар, аларны алыштырырга, Гафиятуллин урамында туфрак салгач күмелеп калган агачларны күтәртергә кирәк. Әлегә менә шундый эшләр. Әйткәнемчә, бу турыда тулырак үсентеләр әзерләнеп беткәч сөйләшә алачакбыз», - диде «Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов.

Лубян урман-техник көллиятенең «Татарстан урманчылары» командасы «Экодобро» Бөтенроссия акциясенә кушылган. Чара кысаларында алар Лубян урманчылыгының урман фонды территориясен чистарткан. Әлеге акция Россиянең «яшел» югары уку йортлары ассоциациясе тарафыннан үткәрелә икән. Анда югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортларының аерым студентлары да, шулай ук тулы бер командалар да катнаша ала, диделәр.

«Чиратта – Лубян авылындагы буа яны территориясе һәм Лебедев паркы», – дип билгеләп үтте 33нче бакча-парк төркеме студенты Никита Капустин.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk