Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар төркеме оештырылды

Волонтерлар өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек, дару препаратлары китереп торачак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләячәк.

Короновирус эпидемиясенә бәйле рәвештә ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтүгә кагылышлы сорауларны хәл итү өчен районда эшче группа төзелде.

Өлкәннәргә азык-төлек, дарулар алып кайту, коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ярдәм күрсәтү өчен эшче яшьләрдән волонтерлар отряды төзеләчәк. Өлкәннәрдән  шалтырату кабул итү өчен «кайнар линия» телефоны булдырылды. Әлеге телефонга - Кукмара шәһәренең Степан Разин урамындагы «Тылсым» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең 8(84364) 2-84-37 номерына ялгыз яшәүче өлкәннәр шалтыратып, үз гозерләрен җиткерә алалар.

Игътибар! Волонтерларга махсус таныклыклар биреләчәк. Мошенникларга юлыкмас өчен алардан шушы таныклыкларны таләп итәргә кирәк.  

фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk