Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

1 сентябрь алдыннан маркетологлар төрле хәйләләргә бара

Белгеч бәяләр үсешенең табигый сәбәпләрен атады.

1 сентябрь алдыннан мәктәп формасы, рюкзаклар һәм канцелярия товарларының бәяләре алдан фаразланганча кыйммәтләнде. Шул ук вакытта кулланучылар товарларны билгеле бер даталарга сатып алса, сатып алуларны арттыру өчен, маркетологлар кайбер хәйләләрдән файдалана. Бу хакта «Радио 1» белән сөйләшүдә маркетолог, сатулар буенча консультант Сергей Сикирин кисәтте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Хәйләләрнең берсе — комплекслы тәкъдим, мәсәлән, „беренче сыйныф укучысы комплекты“. Бу комплектка кирәкле әйберләрне дә, азрак дәрәҗәдә сатылганнарны да кертәләр», — диде белгеч.

Аның сүзләренчә, тәкъдим бик отышлы кебек тоелырга мөмкин. Шулай да еш кына комплектка балага кирәк булмаган яки башка җирдән арзанракка та алып булган позицияләрне кертәләр. Белгеч искәрткәнчә, вакытны әрәм итмәс өчен, ата-аналар еш кына комплекслы тәкъдимнәрдән файдалана.

Моннан тыш, Сергей Сикирин канцелярия һәм башка тиз бозылмый торган товарларны алдан сатып алырга кирәк дип саный. «Күп кенә мәктәп кирәк-яракларын алдан сатып алсаң, бәя сизелерлек түбәнрәк булачак», — дип ассызыклады ул.

Моның белән беррәттән, белгеч бәяләр үсешенең табигый сәбәпләрен атый — материалларның яки логистика бәясенең артуы, диде ул.

Фото: Йолдыз Низамиева /«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев