Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме, әмма бөтен кеше эшли, ял итүче генә юк

Әйләнә-тирәмдә Чулпаннар күп. Килендәшем Чулпан, күршем Чулпан, дустым Чулпан... Танышларым арасында да бу исемле хатын-кызлар берничә. Белгәнебезчә, әлеге исем таң йолдызы дигән мәгънәгә ия. Кызыксынып тагын эзләндем: Венера планетасы дигәнне дә аңлата икән әле. Чулпан исеменең синонимнары да бар: Венера, Зөһрә. Май бәйрәмендә минем Чулпаннарым (һәм Венера, Зөһрәләр дә) нинди эшләр белән мәшгуль булырга планлаштыралар икән? Шул турыда сөйләшеп алдык әле. 

Чулпан НУРГАЛИЕВА, Зур Кукмара: 

- Рус халкында: «Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә - аңа үз планнарың турында сөйлә», «Кеше үзенчә уйлый, ә Аллаһы Тәгалә үзенчә эшли», - дигән мәгънәләрдәге әйтемнәр бар.  Шуңа күрә алдан әйтеп тә булмый, әмма планлаштырып кую да ярый.  Исән-сау булсам, өйне «кузгатырга», ягъни өй юа башларга исәпләп торам. Берничә көн эчендә җиңеп чыгарга була аны. 

1 май дигәч, Манзарастагы үскән йортым гел күз алдына килә. Бу көнне дәү әнием Шәмсебәдәр бик тәмле итеп суган кыягы һәм йомыркадан май пәрәмәче пешерә иде. 


 
Чулпан ХАРРАСОВА, Зур Кукмара:

- Традиция буенча безнең 1 май тормыш иптәшем Фәнилнең туган авылы Тырышта үтә. Бу көнне  зиратта өмә оештыралар. Шуңа күрә без ел саен 1 майга авылга кайтабыз. Анда минем әтием Тимергаян Мифтахов, әбием Ямьлихә Закирова, биемем Зәкия Харрасова һәм башка күп кенә туганнарыбыз җирләнгән. Бу – синең, бу – минем туганым, дип тору юк, авыл халкы белән бөтен зиратны чистартабыз. Без әтиебезнең җирләнгән урынына кечкенәдән үк барып, каберен тәртипләп, чардуганын буяп, чәчәкләр утыртып йөрдек. Хәзер менә ел да өч улыбыз белән өмәгә кайтабыз. Аларга да күрсәтеп, өйрәтеп калдырырга кирәк. Тикмәгә генә исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен белик, дип әйтмиләр бит. 

Тырышта эшләр беткәч, Яңа Сәрдек зиратына барабыз. Анда биемнең апасы Шәмселхәятнең һәм аның ире Миннемулла җизниләрнең, Фәнилнең әби-бабайларының каберләрен чистартабыз. Авылга кайткач, су буйларында йөрергә, урман якларына барып килергә яратабыз. Чөнки табигать никадәр энергия, көч бирә.

Ел саен 1 майда Тырышта бала-чага йомырка җыя. Ул да бик күңелле уза. Быел да исән-сау булсак, шулай үтәр дип уйлап торабыз.

Калган көннәрне улларыбыз белән бакчада эшлисе булыр инде. 


 
Чулпан ЙӨЗМӨХӘММӘТОВА, Зур Кукмара:

- Бакчада үтәр дип күзаллыйм. Җыештырасы  килеп тора. Аңарчы җилләп бетәр дип өметләнәм. Теплицаны юып алырга уйлыйм. Ничек итеп дисеңме? Җылымса суга куерак итеп марганцовка салам да швабра белән ышкыйм. Аннары икенче катын чүмеч белән генә сиптереп, юдыртып алам. 


 
Чулпан ШӘМСЕТДИНОВА, Кукмара:

- Ялларда нишлибез? Бакча эше инде. Минеке, һәрхәлдә, шулай. Өйдәге бөтен үсентеләрне - помидор, борыч, кыярларны теплицага чыгарырга иде исәп. Бер бакчага чыксам, тиз генә кермим инде хәзер: көзгә кадәр.
Фото: шәхчи архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X