Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

1 апрельдән социаль пенсияләр арта

Пенсиянең артуы 4 млн якын кешегә кагыла

Россиядә 1 апрельдән 4 миллионга якын кешенең пенсияләре артачак. Пенсияләр ике процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Россия Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, дәүләт пенсиясен чакырылыш буенча армия хезмәтен узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, радиацион яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары һ.б. ала. Социаль пенсия инвалидлык буенча, шулай ук хезмәт стажын тутыра алмаган кешеләргә билгеләнә.

Артканнан соң социаль пенсиянең уртача күләме - 9 266, инвалид балаларныкы – 13 674, балачактан беренче төркем инвалидларныкы 13 674 сум тәшкил итәчәк. Сугышта җәрәхәт алу нәтиҗәсенә инвалид калган кешеләрнең пенсияләре индексациядән соң – 31,3 мең, ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарыныкы 37,4 мең сумга кадәр артачак.

Татар-информ

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk