Югары Арбаштан Ландыш Салихованың шигъри тәлгәшләре
Тормышым сәгатен күземнән кичереп, Хыялым канатын төзәттем янәдән. Горурлык каешын бер читкә ыргытып, Тавышың ишетергә яныңа мин киләм. Җаныма тынгылык табарга тырышып, Кулларым кабаттан каләмгә үрелә. Уйларга бирелеп, төннәрен янганда Күңелем яшьләре дәфтәргә түгелә. Язмышым язганын сызгалап ташладым, Үзгәртеп булмасын ләкин соң аңладым. Адашкан бәндәсен көтсә дә таңнарым, Оныттым сине...
Тормышым сәгатен күземнән кичереп,
Хыялым канатын төзәттем янәдән.
Горурлык каешын бер читкә ыргытып,
Тавышың ишетергә яныңа мин киләм.
Җаныма тынгылык табарга тырышып,
Кулларым кабаттан каләмгә үрелә.
Уйларга бирелеп, төннәрен янганда
Күңелем яшьләре дәфтәргә түгелә.
Язмышым язганын сызгалап ташладым,
Үзгәртеп булмасын ләкин соң аңладым.
Адашкан бәндәсен көтсә дә таңнарым,
Оныттым сине дип, кемне соң алдадым...
Иртәнге мизгелдә үләнгә чык төшә,
Иркәли аларны талгын җил сулышы.
Күңелдә тынгылык урнашты дигәндә
Йөрәкне әрнетә хисләрем куышып.
Чабышкы атыдай вакытым йөгерә,
"Ял" дигән төшенчә ят аңа, күрәмсең.
Каядыр ашыгып тик соңга калсаң да,
Туктатам димә син, вакытлар - йөгәнсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев