Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яратуым белән бәхетле (шигырь)

Бәхетлеме дип миннән сорамагыз, Бәхетне бит булмый аңлатып. Йөрәк белән була аны тоеп, Күңел белән сөеп, яратып. Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны, Юктыр аның кече, олысы. Нәни генә булып тоелса да, Гомерләргә җитә җылысы. Сатып алып булмый бәхетләрне, Алып булмый көнгә, айлыкка. Ике йөрәк бергә тибә икән, Әйләнә ул иң зур...

Бәхетлеме дип миннән сорамагыз,

Бәхетне бит булмый аңлатып.

Йөрәк белән була аны тоеп,

Күңел белән сөеп, яратып.

Үлчәүләрдә үлчәп булмый аны,

Юктыр аның кече, олысы.

Нәни генә булып тоелса да,

Гомерләргә җитә җылысы.

Сатып алып булмый бәхетләрне,

Алып булмый көнгә, айлыкка.

Ике йөрәк бергә тибә икән,

Әйләнә ул иң зур байлыкка.

Канатлары булмаса да аның,

Алып менә күккә, биеккә.

Үзең белән үзең сөйләштерә,

Җырлата да, аннан биетә.

Шундый чакта очрап урамнарда

Минем арттан карап калсагыз,

Җүләр, дисәгез дә үпкәләмим,

Бәхетемне шуннан аңларсыз.

Саклый алсам шушы байлыгымны,

Ходаема булып рәхмәтле.

Мәхәббәтем белән бәхетле мин,

Яратуым белән бәхетле!

Мәгефүр ЗАКИРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

21

5

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    2

    2

    Мэгефур Эфэнде! Бик матур шигырь. Музыкага салсам ничек булыр иде микэн?

    erid: 2VtzqxWHLUk