Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Янсыбы авылында яшәүче Суфия ханым Мостафинаның шигъри тәлгәшләре

Суфия Мостафина (Абдуллина) Кукмара районының Нормабаш авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Укытучы булып эшли. Гаиләле булгач, язмыш җилләре аны Себергә илтә. Ул анда укытучылык эшен дәвам итә. Якутиянең Удачный шәһәрендә «Туган тел» татар- башкорт берлеген оештыруда, аның эшчәнлегендә актив катнаша. Һәр ел саен Сабантуйлар, төрле бәйрәм...

Суфия Мостафина (Абдуллина) Кукмара районының Нормабаш авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Укытучы булып эшли.

Гаиләле булгач, язмыш җилләре аны Себергә илтә. Ул анда укытучылык эшен дәвам итә. Якутиянең Удачный шәһәрендә «Туган тел» татар- башкорт берлеген оештыруда, аның эшчәнлегендә актив катнаша. Һәр ел саен Сабантуйлар, төрле бәйрәм кичәләре оештыруда катнашып, халыклар арасында дуслыкны ныгытуда күп көч куйды. «Туган тел»дә һәм үзе эшләгән мәктәптә балаларны һәм олыларны гарәп графикасы нигезендә иске татар имлясы буенча укырга, язарга өйрәтте.

Суфия Мостафина хәзер Янсыбы авылында яши. Сезнең игътибарга аның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Хәтер

Гасырларга бирешмәгән хәтер!

Бар да килә синең көчеңнән.

Яктыртасың чорны, үтеп безгә

Серле караңгылык эченнән.

Гасырларның төпсез чоңгылыннан

Меңәрләнгән еллар аркылы

Син сөйлисең килгән буыннарга

Үткән тормыш, еллар шаукымын.

Мизгелләрдән торган вакыт юлын

Җитез генә йөгереп үткәндә

Син сөйләрсен әле безнең хакта

Гасыр җебен җайлап сүткәндә.

Вакытларга бирешмәгән хәтер!

Фани дөнья мине картайтса,

Күңелемә якын булганнарны

Оныттырма берүк! Син сакла!

Дустыма

Уйлыйсыңмы икән тормыш юлын,

Сагынасыңмы үткән көннәрне?

Барлаганда якын дусларыңны

Искә алдың тагын кемнәрне?

Сагынасыңдыр… Сагынуың әнә

Маңгаеңа төшкән сыр булып,

Күзләреңә мөлаемлек биреп,

Җырланасы моңлы җыр булып.

Уйлыйсыңдыр… Уйларыңның очы

Ераклардан килә әйләнеп.

Яшьлегеңнән урап кайткандыр ул

Хәтер йомгагына бәйләнеп.

Сагынма син, дустым, юксынма да

Гөрләп уткән җитез елларны.

Гаиләң нуры гел җылытып торсын

Шул елларның булып дәвамы.

Ал җилкәнем

Актарылып ташый бу күңелем,

Дулкынлана, ургый, талпына.

Әйтерсең лә ярсу дулкын чигенеп

Ярларына кабат ашкына.

Әллә күңелем көчле бер ут микән,

Учак микән дөрләп ут алган?

Чарасыздан өмет, ышанычлар

Күмерләнеп янып , көл калган.

Ничек түзим ярсу дулкыннарга?

Йөрәктәге утка юк чара.

Чаян чага үзең соңгы чиктә,

Бөркет ярдан түбән ташлана.

Ал җилкәнен киереп тарттырдым да

Тормыш дигән олы көймәнең,

Дулкыннарны ярып алга йөздем,

Тик чыдасын утка йөрәгем!

Утны, суны кичтем, каршылыклар

Әйтерсең лә гөлләр бәйләме!

Сабырлыкта һаман сыный әле

Дөнья дигән көрәш мәйданы.

Кукмара итекләре.

Кемнәр генә белми икән

Кукмара итекләрен?

Һәрберсе сәнгать әсәре

Бары да искитмәле.

Итекләрнең һәрберсенә

Матурлап бизәк төшкән.

Монысы болан, ә бусында

Миләш кызарып пешкән.

Аллы-гөлле чуклар белән

Бизәлгәннәре дә бар.

Бу матурлыкны күрерсез

Кыш килсен дә, яусын кар.

Бик ераклардан киләләр

Итекләрне сайларга

Кукмара даны таралып

Китә әллә кайларга.

Сыйпап-сыйпап та куялар,

Киеп, йөреп карыйлар.

Берсен алып, берсен куеп

Киез итек сайлыйлар.

Мин дә алдым әле итек,

Киеп йөрим суыкта.

Кукмарам өчен гогурлык

Күңелемне җылыта.

Төшкә кердең.

Беркөн шулай төшкә кердең…

Тоттың да беләгемнән:

«Мәңге яшьлек бүләк итәм,

Бар, дисең, минем белән.

Әйдә алып барам, дисең,

Кызыл чәчәк иленә.»

Шатлык белән елмаеп син

Кулың куйдың иңемә.

Кызыл чәчәк иле,имеш,

Мәхәббәт иле икән.

Аерылмыйча атлыйбыз

Шул ил буенча икәү.

Тимәгез!

Тупылларга ак бәс уралган,

Ак челтәргә хәтта җил өрми.

Гөнаһ бу аклыкка кагылу!

Һәр бөртеге карның саф нинди!

Караңгы төн, дәһшәтле җилләр,

Тупылларга якын килмәгез.

Ак челтәрдәй сафлык һәм һакълек

Мәңге торсын шулай,тимәгез!

Урамда кыш.

Сихри әкият булып кышым килде,

Алып килде карын,буранын,

Ак төннәрен, серле йолдызларның

Күзен кысып көлә торганын.

Нинди аклык, нинди накълек хәзер

Туган авылым урамнарында.

Нинди зур бәхет ул-кенып йөрү

Җанга рәхәт бураннарында.

Язлар көтәм.

Урамда-кыш… Язга ерак әле

Күңел көтә язлар килгәнен.

Күңел көтә сайрар кошлар килеп

Тирә-юньне җырга күмгәнен.

Урамда-кыш… Аптырама күңел,

Гомернең бит әле язы бар.

Гомернең бит әле күк күкрәтеп,

Яшен булып яшьнәр чагы бар.

Синең сүзләр.

Синең сүзне,синең пышылдауны,

Тик кабатлый хәзер җил генә.

Җил пышылдый, мин ишетәм аны:

« Без мәңгелек дуслар,Сиринә! »

Күз алдымда синең карашларың,

Уйларымда синең сүз генә:

«Йөрәгемә тирән яра салдың

Бу адымың белән, Сиринә!»

Язлар белән моңсу шатлык килде,

Шау чәчәктә инде сиреньнәр.

Алар да бит пышылдыйлар миңа:

«Без мәңгелек дуслар, Сиринә!»

Бергә кичик!

Арабызда шашкын елга мәллә?

Ике ярындамы без суның?

Күпер ,көймәсез дә кичәрмен күк

Тик әтисез үсмәсен улым.

Бергә кичик давыл-ташкыннарны,

Каршы ярдан миңа суз кулың,

Ярсу елга аша күпер булыйк,

Ятимлекне белмәсең улың!

Саха Сирэ.

Саха Сирэ-туган җирем түгел,

Туган җирем калды еракта.

Шау чәчәкле, былбыл-сандугачлы,

Сабан туйлы безнең Татарстан.

Саха җире-минем торган җирем,

Төньяк балкышлары күгендә.

Ап-ак төнле, ак боланнар иле

Туган җирдәй якын күңелгә.

Илле яшь.

Илле яшь ул-ярты гомер генә,

Ә чәчләр ак түгел, көмешләр.

Язын гомерем матур чәчәк атты,

Көзләремдә көтәм җимешләр.

Кимемәсен тормыш учагында

Сәламәтлек, бәхет, җылы наз.

Ә йөрәк бит әле унсигездә,

Күңелемдә әле һаман яз!

Әллә язмыш микән?

Бәхетеңнән балкып санаганда

Син улыңның тәүге адымнарын,

Канатланып сиңа ашкынудан

Туктап калдым, хисләреңә кагылмадым.

Якын килә алмам барыбер сиңа,

Утларыңа көйгән канатларым.

Ярсып типкән йөрәгемне кысып:

« түз, тынычлан »,-диеп кабатладым.

Һәркем сокланырлык чибәр булып,

Егет булып улың үсеп җиткән.

Мизгел саен ерагайткан безне

Юллар, еллар, әллә язмыш микән?

Арабызда тайга.

Көтмәгәндә табып югалттым да

Кайтыр көннәреңне санадым.

Юл чатына чыгып көтеп тордым,

Карталардан эзләп карадым.

Арабызда тайга, чиксез тайга,

Меңәрләгән күлләр, елгалар.

Ничек кенә эзләп табыйм сине,

Нигә якын түгел аралар?

Сагындым.

Сагындым мин туган авылымны

Юлларым гел аңа тартыла

Шук чакларның эзе калган җирләр

Кайт, дигәндәй һаман чакыра.

Өй түрендә үскән ак каеным

Көтә кебек мине зарыгып.

Кайтам, кайтам, йөрәгемдә минем

Туган ягым яши яз булып.

Сәкинәгә.

«Нурлат йолдызлыгы» шигырьләр

җыентыгын укыгач.

Әле ярый бер табышып

Яшьлектә күрешкәнбез.

Сәкинә Хәйруллина.

Пар бәхетең чынаяктай

Ялгыш төшереп ватканда,

Ә әтиең, чарасыздан,

Умартасын сатканда,

Әниең ипи салганда

Кышкы салкын иртәдә.

Кунактан ашыгып кайтып

Авылыңа җиткәндә,

Ук кебек җәя кылыннан

Син ычкынып очканда,

Илһамлы Илһамың белән

Бар җиһанны кочканда,

Чәй куеп, камыр өлгертеп

Дусларыңны көткәндә

Булганына шөкер итеп,

Юкта сабыр иткәндә

Кызларың шигырь язганда

Чигү чиккән шикелле,

Сагынганда яннарыңда

Булмавыма үкендем.

Нурлат йолдызлыгы балкый

Шигъриятнең күгендә,

Шигырьләреңнән нур иңә

Сусаган күңелемә.

Балачагым кире кайтыр кебек…

Норма үзәннәрен томан баскан

Таралмады микән бүген дә?

Балачагым хатирәсе минем

Томанлы көн кебек күңелдә.

Норма буйларында рәшә уйный,

Әллә йөгереп шунда төшәсе?

Шашкын күңел балачакны сагына,

Килә шунда йөгереп китәсе.

Балачактан йөргән сукмаклардан

Бер үтәсе килә яңадан.

Бер кабынып, күптән онытылган

Хисләрем дә кабат яңарган.

Кызык булыр, шул дөньяга кайтсаң,

Еллар гына кире кайтмаслар,

Еллар кайтыр кебек, ул чаклар да…

Юллар гына алып кайтмаслар.

Хәзинә.

Һәркем сокланырлык мәшһүр бер йорт

Ул-мәдрәсә, мәчет каршында.

Аллаһ юлы безне шунда илтте,

Кодрәтеннән килә барсы да.

Шушы затлы , изге йортта безне

Өйрәтәләр әхлак, әдәпкә.

Динебезнең тыйган - тыелганы

Әйләнсен, дип, матур гадәткә.

Мөгаллимәм хаҗдан кайтты буген

Карашлары серле, сөйкемле.

Мәдрәсәбез балкып ките кебек,

Нур өстәлеп тулды шикелле.

Хаҗдан кайткан зәм - зәм суын эчтек,

Дога кылдык аннан бергәләп.

Әйтерсең лә, илаһи көч безне

Сыйпап утте сөеп, иркәләп.

Безнең өчен изге нәрсә хәзер

Дин тарихы, фикъһе, догалар.

Остазымның моңлы тавышыннан

Фәрештәләр иңгә куналар.

Сездән алган гыйлем нурларыннан

Безнең күңелләргә яз иңә.

Гыйлем бит ул алтын бәһасенә

Тиңләп булмый торган хәзинә.

Оныт, диләр.

Оныт, диләр миңа, Якутияне

Оныттым бит инде, сагынмыйм.

Туган илдәй ямьле, матур җирне

Кайдан тагын эзләп табыйм мин?

Авылымның кышы бигрәк йомшак,

Ә язлары назлы, ягымлы.

Чит җирләрдә ничек түздем икән,

Сагынмыйча туган ягымны?

Җиләк җыйган үзәннәрдә булдым,

Чишмәбезне таптым чамалап.

Бала - чагым үткән җирләр белән

Танышып йөрдем бүген яңадан.

И, чишмәнең татлы зәм - зәм сулы

Челтерәп аккан серле тавышы!

…Ә кайдадыр якут тайгасына

Нурын коя төньяк балкышы…

Йөрәк кенә сыкрый нигәдер…

Күкрәп килгән җәйге болыт кебек

Йөрәгемә бәреп кердең дә,

Җылы яңгыр булып назландырып,

Яудың минем бәхет күгемдә.

Табигатем корып кипкән чакта

Сафландырдың минем күңелне.

Бик күптәннән сусап көткән бәхет

Ярларыннан ташып түгелде.

Үткән еллар сөю учагына

Сабырлыгын, нурын сибәдер.

Яңгыр түгел, ялкын өсти кебек,

Йөрәк кенә сыкрый нигәдер…

Бөтенләйгә кайтып барышым…

Вакытлыча килдек Якутиягә,

Күңел биреп, тырышып эшләдек.

Үткәннәрне сагынып искә алганда

Кызармаслык итеп яшәдек.

Кояш көлеп торган төнсез җәе,

Төньяк балкышлары күгендә.

Алмаз чыккан карьер, кырыс тайга

Сокландыра безне бүген дә.

Алтмыш градуслы салкыннары,

Бураннары булса да зәһәр.

Балаларым үсеп кеше булган

Йөрәгемә якын бу шәһәр.

Мирный, Надежный, Удачный дип

Шәһәрләргә исем кушылган.

Ил чикләрен саклап улым кайтты,

Тәпи ките кызым шушында.

Якташлар да, дуслар да күп булды,

Чыга алмыйм хәзер санына.

Язмыш сынап бергә гомер кичкән

Чын дусларым бүген янымда.

Чәчләремнең төсе көмеш булган,

Маңгайларга сырлар сызылган.

Өч елдан соң кайтабыз дип килеп,

Өч дистәлеп еллар узылган.

Китәм инде, кайтам туган якка,

Зәңгәр җиләк үскән тайгадан.

Мин укыткан балалар да үсеп

Иске Союз буйлап таралган.

Тормыш мәшәкате, мәктәбем дип,

Сизелмәгән гомер агышы.

Йөрәгемә кысып Удачныйны

Бөтенләйгә кайтып барышым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk