Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Яңа ел белән! (шигърият)

Эт елына кереп барабыз бит, Эш артыннан булыр чабасы. Безнең җиңнәр һәрчак сызганулы, Язсын гына бәхет табасы. Эт инде ул сакчыл җан иясе, Әрәм итмәс һич тә тапканын. Яхшы караш булса үз ягына Ял дип санар эшкә чапканын. Әтәч елымы ул, Эт елымы - Булса да ул кайсы ел гына....

Эт елына кереп барабыз бит,

Эш артыннан булыр чабасы.

Безнең җиңнәр һәрчак сызганулы,

Язсын гына бәхет табасы.

Эт инде ул сакчыл җан иясе,

Әрәм итмәс һич тә тапканын.

Яхшы караш булса үз ягына

Ял дип санар эшкә чапканын.

Әтәч елымы ул, Эт елымы -

Булса да ул кайсы ел гына.

Барысы да үзебездән тора,

Узсын дисәң гомер тын гына.

Яңа еллар котлы булсын, дуслар,

Тыныч кына торсын дөньясы.

Яшел чыршы тирәсендә бер дә

Шатлык тавышлары тынмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk