Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шомырт (шигъри мизгел)

Ничәмә еллар үсәсең Бакча башымда минем. Йә, хәлең ничек соң? Әйдә бер сөйлә, иел. Синең янда уйнап узды Кечкенә чакларыбыз. Әле дә син үсеп торганга, Шомыртым, шат барыбыз. Бер кочаклап серләшергә Кочаклар җитми икән. Кәүсәләрең тырмаланган, Кемнәр шаяра икән? Ботакларың җиргә тигән, Күләгәгә урының киң. Су буеның сакчысымы, Әллә патшасымы...

Ничәмә еллар үсәсең

Бакча башымда минем.

Йә, хәлең ничек соң?

Әйдә бер сөйлә, иел.

Синең янда уйнап узды

Кечкенә чакларыбыз.

Әле дә син үсеп торганга,

Шомыртым, шат барыбыз.

Бер кочаклап серләшергә

Кочаклар җитми икән.

Кәүсәләрең тырмаланган,

Кемнәр шаяра икән?

Ботакларың җиргә тигән,

Күләгәгә урының киң.

Су буеның сакчысымы,

Әллә патшасымы син?

Су буена төшә халык,

Язгы ташу карарга.

Сиңа терәлеп басалар,

Хәл алалар, арганга.

Җимешләрең әле дә мулмы?

Җыямы авыл халкы?

Карт диеп, кисеп ташларга

Юктыр берсенең хакы!

Сурәткә төшерерлектер

Чәчәк аткан чакларың.

Шул сурәтне гомер буе

Истәлеккә саклармын.

Бирешмә, шомырт, бирешмә!

Җил-давылга, яшенгә.

Әйтер сүзең булса сөйлә,

Сөйлә шомырт, яшермә.

Руфинә ГЫЙНИЯТОВА, күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X