Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Шигырь ничек туа?

Шигырь ничек туа икән? Урманда йөргәндәме? Бар хозурлыкка шатланып, Сөенеп йөргәнгәме? Шигырь ничек туа икән? Йомшак искән җилдәндер. Чәчәкле җәйдән соң килгән Муллык биргән көздәндер. Шигырь туа табигатьтән Ямь таба алганнандыр, Тормыш юлын матур итеп, Гел алга барганнандыр. Шигырь туа матур итеп, Кошлар сайрап торганда. Шул кошларның сайравына Хәйран калып...

Шигырь ничек туа икән?
Урманда йөргәндәме?
Бар хозурлыкка шатланып,
Сөенеп йөргәнгәме?
Шигырь ничек туа икән?
Йомшак искән җилдәндер.
Чәчәкле җәйдән соң килгән
Муллык биргән көздәндер.
Шигырь туа табигатьтән
Ямь таба алганнандыр,
Тормыш юлын матур итеп,
Гел алга барганнандыр.
Шигырь туа матур итеп,
Кошлар сайрап торганда.
Шул кошларның сайравына
Хәйран калып торганда.
Шигырь туа йоклыйм диеп,
Йоклый алмый яткан чакта.
Газиз ирең, яратам дип,
Кочаклап алган чакта.
Шигырь ничек туа икән?
Белмимен мин үзем дә.
Шуны уйлап, башым катып,
Утырамын бүген дә.
Аллаһ биргән бар байлыкны,
Күздә тотсаң - туадыр.
Күңел күзең күпне күрсә,
Бәлки шигырь туадыр.
Тормышның матур мизгеле,
Шатлык һәм кайгылары.
Шигырь туар өчен бик шәп,
Җирлек кенә алары.
Туса тусын күңелләрдә
Шигырьләрнең матуры.
Шигырь юлына салынсын
Данлы хезмәт батыры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk