Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Көз (шигырь)

Күп кеше көзне сагыш, яңгырлы көннәр белән бәйли бит. Ә көз - муллык ае. Бөтен дөнья төрле-төрле төсләргә күмелә. Һәр ел фасылының үзенә күрә бер матурлыгы бар. Табигать шулай үзгәреп тормаса, без ел фасылларының матурлыгын күрмәс тә идек, могаен... Көз Күңелләргә сагыш салып, Көзләр дә җиткән икән. Куе урман өсләреннән...

Күп кеше көзне сагыш, яңгырлы көннәр белән бәйли бит. Ә көз - муллык ае. Бөтен дөнья төрле-төрле төсләргә күмелә. Һәр ел фасылының үзенә күрә бер матурлыгы бар. Табигать шулай үзгәреп тормаса, без ел фасылларының матурлыгын күрмәс тә идек, могаен...

Көз

Күңелләргә сагыш салып,

Көзләр дә җиткән икән.

Куе урман өсләреннән

Сарысын сибеп үткән.

Пәрәвез җепләреннән ул

Үреп куйган җатьмәсен.

Чү! Кузгатма син аны, җил,

Бу матурлык бетмәсен.

Сары яфрак кулын изәп,

Алтын көз саубуллаша.

Үрелеп, нур сибә кояш

Болыт ертыгы аша.

Шушы нурлардан тулышып,

Тагын ямь иңә җиргә.

Сагыш түгел, муллык тула

Алтын көз белән бергә.

Күңелгә көзге муллыктан

Бәхет, шатлык тула сыман.

Ил-көненә өмет баглап,

Киләчәккә атлый җиһан.

Суфия МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев