Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Һаман яши (шигъри мизгел)

Һаман яши җирдә мәкер, ялган, Эзе килә ерак еллардан. Дөнья туйган инде ялганнардан, Бер мин генәме соң алданган? Кайберәүләр вәгъдә итә белә, Вәгъдәләре саллы һәм татлы. Кешеләргә һаман ышанам шул, Табигатем шундый - беркатлы. Татлы сүзләр сөйли белгәннәргә Ихлас күңел ышана бит һаман. Хыял күкләрендә йөзгәннәрдән Каһкәһәләп көлә мәкер, ялган....

Һаман яши җирдә мәкер, ялган,

Эзе килә ерак еллардан.

Дөнья туйган инде ялганнардан,

Бер мин генәме соң алданган?

Кайберәүләр вәгъдә итә белә,

Вәгъдәләре саллы һәм татлы.

Кешеләргә һаман ышанам шул,

Табигатем шундый - беркатлы.

Татлы сүзләр сөйли белгәннәргә

Ихлас күңел ышана бит һаман.

Хыял күкләрендә йөзгәннәрдән

Каһкәһәләп көлә мәкер, ялган.

Йөрәгемне я су, я ут чорный,

Ничек басып була ялганны?

Кабатланмас! - диеп күңелемдә

Өмет җиле тузгый... алданып...

Суфия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk