Тырыш гаилә - авыл күрке: Балыклыдан Алмаз Гарипов кош-корт йоны йолкый торган җайланма ясаган
Гариповлар хуҗалыгында тана, үгез, бозау, куяннардан тыш, 100дән артык бройлер чеби, 20 каз, 24 үрдәк бар.
Балыклы авылында яшәүче Лилия һәм Алмаз Гариповлар – районыбызда үз тырышлыклары белән тормыш алып баручы күпбалалы гаиләләрнең берсе. Хуҗалыкларында күп итеп мал, кош-корт асрый алар. Гаилә башлыгы кулдан төрле кирәк-яраклар ясау белән дә мавыга.
– Мин кечкенәдән кулыма ачкыч, нинди дә булса корал алырга, сүтеп кире корырга яраттым. Малайлар белән велосипедта йөрергә чыккач та, берәр җире ватылса, әтигә әйтеп, аны борчыганны хәтерләмим, һәммәсен үзем төзәттем. Педален алыштыру, цебын ялгау, тишелгән тәгәрмәч камерасын ябыштыру, дисеңме... Ремонтлап чыкканнан соң, шундый рәхәт була иде, – ди әңгәмәдәшем. – Табигатькә, җир эше, техникага тартылуым ул вакыттагы Янил һөнәри училищесына алып килде. Аны тәмамлагач, остазларым Резидә һәм Илнур Гыйниятовларның хәер-фатыйхасы белән Казан педагогия институтына укырга кердем. Диплом алгач, туган ягыма кайтып төпләндем, тормыш кордым.
Бүгенге көндә Лилия һәм Алмаз Гариповлар өч бала тәрбияләп үстерә. Олысы Аяз быел мәктәпне тәмамлаган, Камилә – сигезенче, ә Язилә өченче сыйныфка бара.
– Балаларны җырдагыча, егылгач торып басарлык булсын дип, хезмәт белән тәрбияләргә тырышабыз. Хуҗалыктагы бар эш бергә башкарыла. Кызлар ишегалдын да себерәләр, бакча чүбен дә утыйлар, яшелчәләргә су сибәләр, печән җыялар, кош-кортларны ашаталар, өйдәге эшләрдә дә ярдәм итәләр. Улыбыз Аяз хәтта мал ризыклары пешерү өчен тимер мичкә ягып, абзардан тиресләргә кадәр чыгара, – дип куана бәхетле әти-әни. – Хезмәтләре безнең өчен булса, өйрәнүләре – үзләренә.
Гариповлар хуҗалыгында тана, үгез, бозау, куяннардан тыш, 100дән артык бройлер чеби, 20 каз, 24 үрдәк бар. Өстәвенә инде сигез елга якын инкубаторда чебеш, каз-үрдәк бәбкәләре чыгара алар. Боларның һәммәсен карарга, малларны көнгә берничә тапкыр ашатырга, вакыты җиткәч, эш итеп урнаштырырга да кирәк бит әле. Ничек барысына да өлгерә икән алар?
– Авыл җирендә мал-туар, кош-корт асрамыйча яшәүне күз алдына да китермибез. Вакытны дөрес итеп бүлсәң, ялкауланмасаң, үҗәт булсаң, аның бер авырлыгы юк, – ди Алмаз Миннеәхмәт улы. – Хатыным – өйдә ферма мөдире, ә мин – аның ярдәмчесе, дияргә яратам. Ир кешенең, төп хезмәтеннән тыш, нинди дә булса шөгыле бар икән, аеруча яхшы. Әйтик, мин үзем бер дә тик торуны өнәмим. Ишегалдын себереп куйсам, каралты тирәсендә кайнашсам, кулга чүкеч алып кадак сугып куйсам да, күңелгә рәхәт булып китә. Кул эшенә тартылуым да хуҗалыктагы хезмәтне бераз җиңеләйтү максатында башкарыла.
Алмаз Гарипов моннан дистә ел элек кабинасыз трактор сатып алган була. Уйлап йөри торгач, шуңа кабина, алга таба җир эше өчен барлык кирәк-яракны: бәрәңге утырту, өю, казып алу җайланмалары ясый. Бакчадагы мал-туарга азык пешерү миче дә – аның хезмәте. Печән төягечнең дә ярдәме зур булуга шигебез юк. Түкләнгән печәнне шуңа куясың да, җәһәт кенә үзе арбага алып сала.
– Кулыннан эш килгән, һөнәрле кешеләр белән аралашырга яратам мин. Юк-бардан гына да менә дигән җайланмалар эшләп куючылар бар бит арабызда. Алардан киңәшләр аласың, уй-хыялларыңны тормышка ашыру өчен төрле сайтларга мөрәҗәгать итәсең, үзеңнең фантазияне дә өстисең. Сызымнар әзер булгач, алга таба күңелдә йөрткән җайланманы ясыйсы гына кала. Иң элек кирәк-яракларны туплыйсың, аннары кисәсең, ябыштырасың. Эшең тәмамлангач, өстәвенә нәкъ син теләгәнчә дә килеп чыкса, күңелне үзгә бер хис биләп ала, бераз вакыт хәтта кош тоткандай очып йөрисең, – ди Алмаз. – Үзебезнең инкубатор булгач, чебиләрне бик күп асрыйбыз. Тормыш иптәшемнең эшен киметим дип, күптән түгел кош-корт йоны йолкый торган җайланма ясадым. Идеясе башымда күптәннән бөтерелсә дә, быел гына тормышка ашырырга җитештем. Резина “бармак”, подшипникларны заказ белән кайтардым. Диаметры 60 сантиметр, биеклеге 65 сантиметр тирәсе булган кисмәк бакчада тора иде, моторы – элеккеге кер юу машинасыныкы. Калган кирәк-яраклар үземнеке бар иде. Ясау өчен ике атна вакыт китте. Чалынган чебине 75–80 градус кайнарлыктагы суга салып, ярты минут пешекләп аласың. Алга таба шушы җайланмага 30 секундка салып, кабызу төймәсенә басасың, лейка ярдәмендә су өстәп торасың. Бер йоны да калмаган чебине алгач, эчен генә чистартасы кала. “Эчке органнарына зыян килмиме?” – дип сораучылар да бар. Юк, берни эшләми. Җайланма бер көнгә якынча 60 чебине эш итәргә мөмкинлек бирә. Алга таба каз-үрдәкләрне дә аның ярдәмендә чистартырга исәп.
Уңган-булган, тик торуны белмәс Лилия һәм Алмаз Гариповлар икесе дә мәгариф өлкәсендә хезмәт куялар. Гаилә башлыгы Олыяз урта мәктәбендә директор булып эшли, хуҗабикә исә – балалар бакчасында музыка җитәкчесе. Алга таба да авыл күрке булып яшәү насыйп итсен үзләренә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев