Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

Терлекләр сәламәтлеге – кешелек сәламәтлеге

Район ветеринария берләшмәсе һәрвакыт саклану чаралары турында эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, белгечләрне кисәтеп килә, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да моннан иминиятләнмәгән.

Районда 44 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Көн саен тулаем 470 тонна сөт җитештерелә. Әлеге саннарга игътибар иткәннән соң, терлекләрнең сәламәтлеге никадәр зур әһәмияткә ия булуын аңлау кыен түгел. 

Район ветеринария берләшмәсе һәрвакыт саклану чаралары турында эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, белгечләрне кисәтеп килә, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да моннан иминиятләнмәгән. Бер мал гына авырса да, кыска вакыт аралыгында бөтен көтүгә йогу куркынычы бар.

Шуңа күрә терлекчелек тармагына кагылышлы кагыйдәләр елдан-ел катгыйлана бара. Хәзерге вакытта райондагы эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре ябык режимда эшли, аларга ирекле керү тыела. Күңелсез хәлләрне кисәтү максатында, әлеге предприятие, терлекчелек фермалары территорияләренә керү юлында дезбарьерлар, санитар пропускниклар урнаштырыла. 

— Әйе, ферма территориясе ябык объект булып санала. Дезбарьер исә куркыныч инфекцияле авырулардан төп саклану чарасы булып тора. Аңа дезинфекцияләүче эремә салынган, җылытылган чокырлар, кешеләр һәм хайваннарның керү-чыгу юлына җәелгән, махсус сыеклык сеңдерелгән келәмнәр, транспорт өчен киртәләр керә. Шулай ук территориягә үткәндә транспорт, аның тәгәрмәчләре дезинфекцияләнә. Бу бруцеллез һәм башка куркыныч инфекцияле авыруларны булдырмаска ярдәм итә. Шулай ук санитария таләпләрен тиешенчә үтәү кирәкле рөхсәт кәгазьләре һәм сертификатлар алганда әһәмияткә ия булырга мөмкин, — диде район ветеринария лабораториясе мөдире Диана Җамалтдинова. 

Алда әйтелгәнчә, әлеге таләпләр техникаларга гына түгел, ә биредә хезмәт куючыларга да кагыла. Эшкә килгәч, алар җитештерү зонасына ветеринария-санитария пропускнигы аша керергә тиеш.

— Санитария пропускниклары хезмәт куючы персоналның ферма һәм комплекслар территорияләрендә йогышлы һәм инвазион авырулар кертүен булдырмау өчен билгеләнгән. Санпропускник фермага (комплекска) төп керү юлындагы административ яисә аерым торган бинада урнаштырыла. Анда хезмәт куючы персонал һәм башка килүчеләрне санитар яктан тикшереп кертәләр, шулай ук хезмәткәрләрнең махсус киемнәре дә шунда юып киптерелә. Санпропускниклар душ белән җиһазландырылган булырга тиеш, барлык эшчеләр юынып, урам киемнәрен махсус формага алыштырып, фермага уза, — дип аңлатты лаборатория мөдире.

Рамил Ибраһимов, «Вахитов» җәмгыятенең баш ветеринария табибы:

— Безнең хуҗалыкта 11 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Мегаферма территориясе тулысынча койма белән әйләндереп алынган. Анда керү-чыгу юлы бер урында гына, ул дезбарьер белән җиһазландырылган. Дезбарьерның чокыры җылытыла торган, аңа махсус эремә салынган. Килгән барлык техникаларга да дезинфекция ясала. Гомумән, бездә мал алучы транспорт территориягә керми, үзебез терлекләрне алып чыгабыз. Шулай ук бүгенге көндә территориягә керү юлында санитар пропускник төзелә. Ул шушы елның азагында куллануга тапшырылыр дип көтәбез. Әлеге корылма эшли башлаганнан соң, тәртип тагын да катгыйланачак. Хезмәткәр эшкә килгәч, ферма территориясенә узганчы душ кереп, киемнәрен алыштырырга тиеш була, ә кайтканда киресенчә. Болар барысы да малларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев