Район архивында сакланган газета төпләмәләреннән: Радиоприемникны төзәтүче булмаган
Бу елларда да хәрби-патриотик эш алып барылган.
Район архивында сакланган газета төпләмәләренә күз салсаң, 1940 елда район яңа сулыш белән яши башлаган кебек тоела.
Районның Мактау тактасы кайда урнаштырылган булгандыр, билгесез, әмма район газетасы үзенең беренче битендә, язгы чәчүдә югары хезмәт җитештерүчәнлеге һәм яхшы эш сыйфаты күрсәткән өчен, әлеге Мактау тактасына кертелгән алдынгыларның исемлеген бирә башлаган.
Башка елларда да бу эш актив алып барылгандыр, дигән фикердә без. 1940 елда да янә Янил МТСы каршында хатын-кызлар тракторчылары әзерләү буенча 32 кешедән торган тракторчылар курсы оештырылган. “Укучылардан Әминә Галиева, Фатыйма Мостафина һәм Тазова иптәшләр укуларны яхшы үзләштерә баралар. Тракторны өйрәнү буенча МТСның баш механигы Канаев иптәш җитәкчелек итә”, – дип хәбәр итә бу турыда Мөбарәкова. Дәһшәтле сугыш елларында нәкъ менә шушы курсларда белем алган хатын-кызларыбыз ир-атлар урынына калып, басу-кырларда үз-үзләрен аямый эшли дә инде.
Колхозлар тормышы да тулы күләмдә яктыртылып килгән. Печән чабу, силос салу буенча хәбәрләр бирелгән. Мәсәлән, “Чуллы авылы, “Марс” колхозында план буенча 100 тонна силос хәзерләнергә тиеш булып, 65 тоннасы хәзерләнде. Шушы көннәрдә аны 100 процент хәзерләп бетерү күздә тотыла”, – дип язган М.Нигъмәтуллин.
“Урал” колхозы чәчүлек орлыклары җитмәүче колхозларга орлык белән ярдәм итә. Мәсәлән, “Алга”, “Субаш”, Киров һәм Вахитов исемендәге колхозларга барлыгы 295 центнер орлык бирә. Г”. Ә менә әлеге чорда дәүләткә сөт тапшыру эше чиктән тыш начар барган, 1939 елгы сөт тапшыру планы үтәлмәгән.
Бу елларда да хәрби-патриотик эш алып барылган. Әйтик, “Укучылар хәрби белемне өйрәнәләр” дигән язмада Оштырма-Юмья авылы урта мәктәбе укучылары хәрби белемне зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Мәктәптә төрле оборона түгәрәкләре эшли. Әле шушы көннәрдә генә 15 укучы Ворошиловча атучы значогына норма тапшырдылар”, – дип хәбәр бирә Яковлев фамилияле автор. Шулай ук “Пычак авылы ТБУМында оборона эше яхшырды. Мәктәптә хәрби белемне өйрәнү түгәрәкләре эшли. Соңгы бер-ике ай эчендә генә дә 41 укучы ПХВО значогына, 37 укучы ГСО значогына һәм 4 укучы Ворошиловча атучы значогына норма тапшырдылар”, – дип яза Исмәгыйль Хәйруллин, Хәлим Хөсәеновлар
.
Шушы язма белән рәттән тагын бер биш җөмләле хәбәр бирелгән. Авторына бер генә күз салыгыз әле. “Уразай авылы уку йортында культура-масса эшләре алып барылмый. Андагы радиоприемник ватык. Кычкырып газета укулар оештырылмаган. Стена газеталары чыгарылмый. Уку йорты мөдире Мифтахов үз эшенә салкын карый, уку йортында эшне яхшырту турында кайгыртмый. Шундагы”. Әлеге хәбәрне укуга Шундагы иптәш ник үзе үк радиоприемникны төзәтмәде икән соң, дигән сорау туды.
Төпләмәгә күз төшергән саен Гали Галиевның бер-берсен кабатламаган ихлас, “җанлы” шигырьләре очрый. Аның берсе газетабызның алдагы санында биреләчәк.
1940 елгы төпләмә. /автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев