Кукмаралылар хәтер шәмнәре кабызды
Кукмара киез итек-киез комбинаты каршындагы һәйкәл янында, Хәтер һәм кайгы көненә багышлап, митинг-концерт үткәрелде
1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши. Илгә Җиңү китергән һәрбер солдатны, һәр райондашны без хәтерләргә тиеш. Әлеге уңайдан Кукмара киез итек-киез комбинаты каршындагы һәйкәл янында, Хәтер һәм кайгы көненә багышлап, район Мәдәният йорты үзешчәннәренең көче белән әзерләнгән "Кешеләрнең йөрәкләре хәтер белән көчле" дигән митинг-концерт узды.
Аннан соң чарада катнашучылар “Хәтер шәме” акциясенә кушылып, бердәм рәвештә хәтер шәмнәре кабыздылар.
Митингка килүчеләрне район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Фәләхетдинова, район ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, район офицерлар союзы рәисе, подполковник Илфат Гайнанов, район яшьармиячеләр штабы начальнигы Айрат Шакировлар сәламләп, тыныч, имин тормыш, аяз күк йөзе теләде.
Шулай ук Айрат Шакиров дүрт яшьармиячегә "ЮНАРМИЯ" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең II һәм III дәрәҗә "Юнармия батырлыгы" күкрәк билгеләре тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев